Дисквалификация урынына минималь штраф

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Чираттагы тапкыр суд идарәче компаниянең вазифаи затын РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип таныды һәм аңа җәза билгеләде. Ләкин торак инспекторлары Фемида карарыннан канәгатьлек хисе кичермәделәр.

Түбән Кама районы җәмәгать суды «Жилье» идарәче компаниясе директоры урынбасарына карата эш материалларын карады. Дисквалификация предметына дәгъва Түбән Кама шәһәрендә Химиклар проспекты буенча 23 нче йортны карап тоту буенча бирелгән иде. Монда вазыйфаи зат 9 кагыйдә һәм норманы бозган: су агызу системасындагы чүп-чар, подвалда су һәм чүп-чар, торбаүткәргечләрдәге җылылык изоляциясе төзек түгел һ.б.

Якларны тыңлап, эш материалларын тикшереп, суд директор урынбасарының гаебе исбатланган дигән нәтиҗәгә килде. Җәза – 50 мең сум штраф.

Ел ярым эчендә вазыйфаи зат 6 тапкыр җаваплылыкка тартылган. Торак инспекторлары билгеләгән штрафларның гомуми суммасы 177 мең сум.

Административ штраф бурычларны намус белән үтәү, законнарны, нормаларны һәм кагыйдәләрне бозмас өчен этәргеч булырга тиеш. Әмма бу очракта административ җәзага карата үзенә күрә иммунитет эшләнгән. Инспекторның иң зур – 70 мең сумлык штрафы да мөнәсәбәтләрне үзгәртмәгән. Бернәрсә дә эшләмәүгә карата шикаятьләр ничек килгән булса, шулай килүен дәвам итә. Шуңа күрә Татарстанның Торак инспекциясе соңгы чара кабул итеп, дисквалификацияләү турында дәгъва белдерде. 

Идарәче компания директорының дисквалификациясе җитәкче вазыйфасын биләү хокукыннан, һәм нәтиҗәдә, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча бизнестан  мәхрүм итүдән гыйбарәт.

Татарстан судлары һәрвакыт вазыйфаи затларның гаебен таный, ләкин күп санлы хокук бозуларга юл куйган, инспекциягә, прокуратурага һәм дәүләт хакимиятенең башка органнарына үзләренә карата меңләгән шикаятьләр килгән кешеләрне дисквалификацияләү турында бер генә карар да юк.

Бер суд прецеденты күпфатирлы йортларны карап тоту буенча шартнамә шартларын үтәү бурычы йөкләнгән, татарстанлылар хисабына хезмәт хакы алган, ә иң мөһиме – үз теләге белән чит кешенең милкен карап тоту бурычын үз өстенә алган идарәче компанияләр җитәкчелеге өчен менә дигән стимул булыр иде.

Хәзерге вакытта республика башкаласы судларында идарәче компанияләр директорларына карата материаллар бар, аларның гаебе аркасында меңләгән гаилә кайнар су белән тәэмин итү буенча хезмәттән файдалана алмый.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International