Татарстанның Торак инспекциясенә 4 айда 8262 мөрәҗәгать кергән, узган елның шушы чорына караганда 240ка күбрәк.
Шикаятьләрдән традицион топ:
- гомумйорт мөлкәтен карап тоту (2868 мәсьәлә),
- торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты (1847 мәсьәлә),
- идарәче компанияләр эше (1116 мәсьәлә).
Актуаль сораулар арасында шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү, мәгълүмат системалары эше, капиталь ремонт ясау зарурлыгы, торак биналарны яңадан планлаштыру.
Иң күп шикаятьләр Казан (4564), Чаллы (1247) шәһәрләренә, Әлмәт (579) һәм Түбән Кама районнарына (326) туры килә. Аксубай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле һәм Теләче, Ютазы районнарының берсендә дә юк.
Татарстан Торак инспекциясе мөрәҗәгатьләр санының артуын татарстанлыларның гомуми милек белән идарә итүдә активлыгы, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына таләпчәнлеге, «Госуслуги Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы эшли башлау белән бәйли.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте