Татарстанның Торак инспекциясенә Алабуга шәһәренең Нефтьчеләр урамындагы 68 нче йортта яшәүчедән мөрәҗәгать килде.
Өске каттагы фатир хуҗасы идарәче компаниягә аның балконын су басуы турында зарланган. Торакны карап тотучыларның ваемсызлыгыннан туеп, ул Инспекциягә язган.
Тикшерү барышында хокук бозу очрагы расланды. «Танайка» ИК директоры түбә агып торсын өчен барысын да эшләгән. Ягъни кар эрегәндә һәм яңгыр вакытында түбә «елаган» хокук бозуларны бетерү өчен бернинди дә чаралар күрмәгән. Инспектор түбәдә берничә проблеманы ачыклады, аларның һәрберсе су үтүгә сәбәп була ала.
Балкон плитәләре, лоджия плитәләре кебек үк, гомумйорт милкенә карый, бу хакта Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләренең 2 п. «в» пунктчасында әйтелгән. Кагыйдәләр РФ Хөкүмәтенең 13.08.06 ел, № 491 карары белән расланган. Димәк, балкон плитәләренең ярыклары, тишекләре һәм башка дефектлары идарәче компания җаваплылыгы зонасында.
Эксплуатацияләүче оешмага лоджия һәм балконнардан су үткән өчен һәм су торак булмаган зонага бина фасады яки козырек, панельара җөйләр яки япмалар аша эләккән очракта җаваплылык йөкләнә.
Шулай булгач, язгы тамчылар бөтен кешегә дә шатлык китерми. Традиция буенча елның бу вакыты түбә ныклыгын тикшерә. Әгәр ул сезон алмашынуына түзә алмыйча «елый» башласа, димәк, идарәче компания үз бурычларын үтәми.
Түбә уртак милекнең бер өлеше булып тора. ИК әлеге милекне карап тотарга, даими рәвештә карарга, сезонлы эксплуатациягә әзерләргә, чүп-чарны, карны һәм бозны бетерергә, агымдагы һәм капиталь ремонтны ясарга тиеш. Әгәр ИК бу бурычларны үтәми икән, Татарстанның Торак инспекциясенә язарга кирәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте