Фатир артык җылыталар. Кая зарланырга һәм түләүне ничек яңадан исәпләтергә?

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Җылыту сезоны башланганнан бирле Татарстанның Торак инспекциясенә фатирлардагы эсселеккә карата 9 шикаять керде. Инспекциянең социаль челтәрләрендә, башка бергәлекләрдә дә артык кайнар батареялар һәм фатирларда бөркүлек турында хәбәрләр күбрәк.

Еш кына: «Ни өчен түлибез? Тәрәзәләрне ачабыз һәм урамны җылытабыз», – диләр.

Әгәр термометр баганалары тиешле нормалардан югарырак булса, түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин.Хезмәт тиешенчә күрсәтелмәгән.

Торак бүлмәләрдә температура +18°C тан, ә почмак бүлмәләрдә + 20°C тан түбән булмаска тиеш.  Алабугадан башка. Бу шәһәр иң салкын бишкөнлек температуралы районнарга керә. Монда температура торак бүлмәләрдә +20°C да түбән түгел, ә почмак бүлмәләрдә +22°C тан да ким булмаска тиеш.

Нормативны арттыру рөхсәт ителә, ләкин иң күбе 4°C гына. Ягъни, әгәр фатирда температура 22 градустан югары күтәрелсә, димәк, хезмәт күрсәтүче хәрәмләшә.

Сыйфатсыз хезмәт күрсәтүнең һәр сәгате өчен 0,15% күләмендә түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә кирәк. Белгечләр өчен бу формула катлаулы булып тоелачак. Иң мөһиме, кулланучы сыйфатсыз хезмәт күрсәтү фактын раслый торган акт алырга тиеш.

Шуңа күрә, фатир эсселәнү белән, идарәче оешмага шалтыратырга кирәк. Идарәче оешма хезмәткәре катнашында артык эсселекне теркәргә, аннары гына артык җылылык өчен түләүне яңадан исәпләтүне таләп итәргә.

Җитешсезлек очрагы теркәлгән вакыттан аны бетергән вакытка кадәр түләү яңадан исәпләнергә тиеш. Кабат бозу очрагында фактны тагын бер кат теркәргә кирәк.

Әгәр идарәче оешма бу тәкъдимне кире какса, Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International