Александр Тыгин: татарстанлыларның лояльлеге безнең эшебезгә бәя бирәчәк

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда муниципалитетлар җитәкчеләре, идарәче компанияләр вәкилләре һәм бөтен республикадан архитектор-проектлаучылар җыелды. Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кысаларында оештырылган масштаблы укуларга 250дән артык белгеч килде.

Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре шулай ук катнаша: барлык төзекләндерелгән ишегаллары да инспекторларның игътибар үзәгендә. Ничек карап тоталар, ничек эксплуатациялиләр, барысы да сакланамы, барысы да тәртиптәме... Республика казнасыннан ишегалларына миллионнарча сумнар тотыла, һәм мөмкин кадәр озаграк хезмәт итәргә тиешле барлык нәрсәләр контрольдә булырга тиеш.

«Безнең ишегалды» программасы кураторларының бурычы – оештырырга, архитекторларныкы –  эшләргә, подрядчыларныкы – төзергә, идарәче компанияләрнеке – карап тотарга, һәм болар барысы да – Инспекция күзәтүе астында.

Татарстанның Торак инспекциясе башлыгы форумны ачуда катнашты. Александр Тыгин бу сезон эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлады һәм «Безнең ишегалды» программасы идея генә түгел, бу программа торак-коммуналь хуҗалыкның бөтен өлкәсенә тон бирә, дип билгеләп үтте.

«Республика җитәкчелеге бу программаны гамәлгә ашыруны сезгә ышанып тапшырды. Һәркемгә якын килү юлын табуы бик кыен. Һәр кешегә үзенеке кирәк, ә нәтиҗәдә – барысы өчен дә туры килә торган уртак нәрсәне сайларга кирәк. Сез йорт яны территорияләренә генә түгел, республиканың башка программаларына, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә дә тон бирдегез. Сез беренче булып лояльлек индексын керттегез һәм, татарстанлыларның лояльлеге безнең эшебезгә бәя булсын өчен, без күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына да шундый индекс кертергә телибез», - диде Александр Тыгин.

 

Биш ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы Татарстан буенча ишегалды территорияләрен үзгәртеп коруның төп драйверына әверелде, уңайлы шәһәр мохитенең яңа стандартын булдырды.

«2020 елдан 5175 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Күпме еллар бергә булуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт», - дип билгеләп үтте Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.

 

Әмма, оештыручылар ассызыклаганча, төзекләндерү генә җитми. Һәр ишегалдының күп еллар дәвамында уңайлы һәм каралган булып калуы да мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә урыннарда эшләүче белгечләрне укытуга зур игътибар бирелә.

Беренчедән, гомуми җыелышта яшәүчеләрне җыя белү мөһим. Моны ничек дөрес эшләргә кирәклеге турында республиканың Торак инспекциясе башлыгы урынбасары Эльвира Галиева сөйләде. Ул милекчеләрнең программаның төп моментлары хәл ителә торган гомуми җыелышы беркетмәләрен рәсмиләштерү тәртибе турында тәфсилле инструктаж уздырды. Һәр документ Инспекциядә өйрәнелә, анда теләкләр һәм реконструкция планы бар. 

Курслар программасында – чакырылган спикерлар белән пленар сессияләр, район башлыклары катнашында видеоконференцэлемтә буенча түгәрәк өстәл һәм архитектор-проектлаучылар өчен аерым укыту блогы. Идарәче компанияләр практик тәҗрибә тәкъдим иттеләр. Алар үз районнарындагы эш нәтиҗәләренә таянып, «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгәннән соң ишегалды территорияләрен төзекләндерү, уңышлы яшелләндерү һәм карап тоту үрнәкләрен күрсәттеләр.

Киләсе елга эш планы программа сайтында урнаштырылган https://dvor.tatar/upload/iblock/754/ТОП-200_2025.pdf.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International