Яңалыкларда һәр көнне газ белән тәэмин итү объектларындагы һәлакәтләр турында мәгълүмат даими рәвештә күрсәтелә. Кичә республикада газ белән бәйле 5 гадәттән тыш хәл булган.
Казанда – Гагарин урамындагы 63 нче йортны шартлату куркынычы. Фатирларның берсендә яшәүче адекват хәлдә булмаган, ул психоневрологик диспансерда исәптә тора. Аварияләрне бетерүче газ хезмәте бөтен йортны газдан өзгән. Вәзгыятьтә полиция һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре ярдәм иткән. Газ белән тәэмин итү, бер фатирдан тыш, торгызылган.
Киров районының Карелия урамындагы шәхси секторда бер йорт газсыз калган. Сәбәбе – автомобильнең газүткәргечкә бәрелүе. Гаепле кеше качкан, аны эзлиләр.
Әлмәттә ике су һәм газ шлангысын бутаган «профессионал» барлыкка килгән. Нәтиҗәдә йорт эчендәге газүткәргечкә су эләккән. Фатир хуҗасы су җылыту колонкасын мөстәкыйль урнаштырган өчен штраф түләячәк һәм авария хәлләрен бетерү чыгымнарын каплаячак. Бу исә белгечне чакырту суммасыннан шактый югары чыгачак.
Питрәч районы Кощаково т.п. Яр буе урамындагы 18нче йортта янгынның сәбәбе газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуга бәйле. Аварияне бетерүче хезмәткәрләр газ казанының зарарлануын ачыклаганнар. Зыян күргән 1960 елгы фатир хуҗасы исерек хәлдә булган, аны РКХ салганнар. Фатир металл заглушка урнаштыру юлы белән газдан өзелгән.
Чаллыда Саначин урамындагы 26 нчы йортта чыккан янгын аркасында көмешкә куучы хатын зыян күргән. Янгын югары градуслы эчемлек әзерләгәндә чыккан: көмешкә аппараты шартлаган. Пешкән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар, фатир металл заглушка урнаштыру юлы белән газдан өзелгән.
ТР ДТИ матбугат хезмәте