Узган ел Татарстанның Торак инспекциясенә көненә 99 сорау керде. Барлыгы 23731 мөрәҗәгать килде. Бу 10 ел эчендә иң югары күрсәткеч.
Чагыштыру өчен: 2023 елда татарстанлылар 17609 мөрәҗәгать юллаган. Һәм бу рәсми хәбәрләр генә: республиканың Торак инспекциясенә ярдәм сорап яки аңлатып бирүне сорап, социаль челтәрләр аша да хәбәрләр килә.
Татарстанлылар үз мөрәҗәгатьләрендә 36193 сорау биргән, бу үткән ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Төп өлеше гомуми йорт мөлкәтен карап тоту (45,9%), торак-коммуналь хуҗалык сыйфаты (22,4%), идарәче компанияләр эше (17,2%) буенча.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча сораулар саны чиреккә диярлек кимегән: 2679 (2023 елда – 3446).
ТР ДТИ матбугат хезмәте