Республиканың интернет-газетасында «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» коммерциячел булмаган оешмасына казанлылардан 20-40 мең сум акча түләттерү турында мәгълүмат басылып чыкты.
Татарстанда капиталь ремонт буенча төбәк программасы 2014 елдан расланган. Ел саен ул актуальләштерелә, яңа төзелгән барлык йортлар да аңа кертелергә тиеш. С.Хәким урамындагы 50 нче йорт программага 2018 елдан кертелгән, 52 нче йорт программага 2017 елдан кертелгән. Ягъни программага кертелгәннән соң, милекчеләрнең шушы кертемнәрне түләү бурычы барлыкка килгән.
Казанлылар алган өстәмә исәпләүләр законлы һәм дәлилле, ләкин хәзерге вакытта зур йөк булып тора. Әлеге вәзгыять идарәче компания белән «ТКХ фонды» КО төбәк операторының бер-берсе белән тиешенчә хезмәттәшлек итмәве аркасында килеп чыккан. Нәтиҗәдә, милекчеләр үз ихтыярларына бәйсез рәвештә бурычлы кешеләргә әверелгәннәр.
Мондый түләүләрне алган республикада яшәүчеләрдән безгә – Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, тикшерү үткәреп, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тартачакбыз. Бүгенгә бер генә шикаять тә килмәде.
Узган ел безгә капиталь ремонтка кертемнәр буенча 126 мөрәҗәгать килгән иде. Татарстанлыларга кертемнәрне берьюлы берничә ай эчендә түләү өчен счетлар җибәрү очраклары да булды. Торак инспекциясе төбәк операторы адресына гражданнарның хокукларын бозмас өчен мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм капиталь ремонт өчен түләүне вакытында җиткерү буенча чаралар күрү турында кисәтү белдерелде. Зур суммалар җыелмасын өчен, түләү счетлары даими рәвештә килеп торырга тиеш. 40 һәм хәтта 20 мең сум – күпләр өчен зур булып тора. Өстәвенә, әлеге вәзгыять алар гаебе белән килеп чыкмаган бит. Мөрәҗәгатьләр көтәбез, караячакбыз.
Татарстанлылар үз бурычларын ваклатып, кичектереп тору юлы белән түләргә хокуклы. Бурыч суммасын ваклап түләү чорында пеня исәпләү туктатыла, шулай ук бу хакта килешү төзегән бурычлыларга карата суд эшен алып бару инициативасы куелмый, бу исә милекчеләргә суд чыгымнарын каплау рәвешендә өстәмә йөкләмәне булдырмаска мөмкинлек бирә.
Гариза Фондның эшләр башкару бүлеге аша шәхсән түбәндәге адрес буенча бирелергә мөмкин: Казан шәһәре, Лесгафт урамы, 29 йорт, яисә почта аша шул ук адрес буенча 420043 почта индексы белән җибәрелергә мөмкин. Гаризага бинага милек хокукын раслый торган һәм шәхесне таныклый торган документ (күчермәләр) теркәлергә тиеш.
ТР ДТИ матбугат хезмәте