Агулану һәм шартлау куркынычы: яңа елда гадәттән тыш хәл статистикасы

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

    Бер атна эчендә республикада газ белән бәйле 4 гадәттән тыш хәл булган: 2се – Әлмәттә, Нурлатта һәм Казанда берәр очрак.

     Әлмәттә Шоссейная урамындагы 106 нчы йортта яшәүче хатын-кыз исле газ белән агуланудан зыян күргән. 1941 елгы өлкән яшьтәге хатынны үзәк район хастаханәсенә салганнар. Хәзерге вакытта хәле канәгатьләнерлек. Агулануның сәбәпләре ачыклана. Плитәгә һәм су җылыту колонкасына соңгы техник хезмәт күрсәтү 2023 елның октябрендә башкарылган. Шуннан соң газчыларның фатирга керү мөмкинлеге булмаган. Әмма гадәттән тыш хәлдән соң тикшерү вакытында һава тарту көченең булуы, җиһазларның төзек хәлдә икәнлеге ачыкланган.

     Икенче очракта шартлау куркынычы булган: Гафиятуллин урамы буенча 39 нчы йортта яшәүче адекват булмаган хәлдә барлык газ конфоркаларын ачкан. Фатирга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә эләгә алганнар. Фатирга заглушка куеп, газ сүндерелгән.

    Казанның Чехов урамындагы 4 нче йортта күршеләр бер фатирның ябык ишегеннән газ исен сизгәннәр. Хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре техник хезмәт күрсәтүне яңа ел бәйрәмнәренә бер атна кала уздырган булганнар. Шундук 8 фатир зәңгәр ягулыктан өзелгән, кабат карап чыкканнан соң газ белән тәэмин итү торгызылган.

     Нурлат шәһәрендә 1980 елгы хатын-кыз  үз фатирында үзен начар хис итә башлый, үзәк шәһәр хастаханәсенә озатыла.  Куйбышев урамындагы 96 а йортында соңгы техник хезмәт күрсәтү бер ел элек диярлек үткәрелгән булган. Тикшерү вакытында авария хезмәткәрләре Казаннан гфр торбаның төтен үткәргече белән тыгыз тоташмаганлыгын ачыклаганнар. Котел металл заглушка белән сүндерелгән.

   Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International