Республикада бер атна эчендә алты вакыйга теркәлгән, аларның берсе фаҗигале тәмамланган. Бер көнне берьюлы гадәттән тыш 3 хәл булган.
Беренчесе – төнлә Казанның Латыш укчылары урамындагы 4 нче йортта. Ир белән хатынның хәле начар. Хатын-кызны хастаханәгә салганнар, ир кеше ятудан баш тарткан. Фатирны тикшерү күрсәткәнчә, тәрәзәләр ябык булганда һава тарттыру көче юк.
Көннең икенче яртысында Бөгелмәдәге гаилә үзен начар хис итә башлаган. Н.Гоголь урамындагы 65нче йорттан 112 хезмәтенә фатирдагы газ колонкасының төтен чыгаргычында тарттыру көче булмавы турында мөрәҗәгать килгән. Ир-ат шалтыратып, 2018 елда туган кызының хәле начарлануын хәбәр иткән. Кызның әти-әнисе дә үзләрен начар хис иткәннәр. Үзәк район хастаханәсендә җиңел дәрәҗәдә билгесез матдә белән агулану диагнозы куелган.
Авария бригадасы форточка ачык һәм ябык булганда тарту көченең булмавын ачыклаган. Зыян күрүчеләр су җылыту колонкасы белән проблемалар барлыгын расладылар: ул сүнә һәм аны мәҗбүри кабызып җибәрергә кирәк. Зыян күрүчеләрнең фатирында герметик тәрәзәләр урнаштырылган, һава клапаннары юк. Ә кухнядагы тәрәзә астындагы проектта каралган клапан томаланган. Вентиляция каналы кухня гарнитурасы белән капланган. Ягъни фатир милекчеләре һава керү мөмкинлеген ябу өчен барысын да эшләгәннәр.
Кич белән Әлмәт шәһәренең Пушкин урамындагы 37 нче йортта 4 кешедән торган гаилә зыян күргән. 1954 елгы хатын-кыз үлгән, 1994 елгы хатын-кыз зыян күргән, «Уртача авырлыкта агулану» диагнозы белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенә һәм 2012 һәм 2015 елгы балалар «Уртача авырлыкта агулану» диагнозы белән Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенә озатылган.
Газ хезмәте мәгълүматлары буенча, йортны планлы карау һәм вентканалларны һәм төтен чыгару юлларын карау агымдагы елның апрелендә һәм августында узган. Белгечләрне фатирга кертмәгәннәр.
ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда исле газ белән агулануның 33 очрагы теркәлгән, 61 кеше зыян күргән, алардан 26сы – балалар, 2 кеше үлгән.
Торак инспекциясенә татарстанлыларга карата административ хокук бозулар турында эш кузгату максатыннан 328 материал керде. Сәбәпләре: газ хезмәткәрләрен техник карау уздыру өчен фатирга кертмәү, җиһазларны үз белдеге белән урнаштыру һәм килешү төзүдән читләшү.
Административ хокук бозу турында 117 беркетмә төзелде, шуларның 71 буенча 483 мең сумлык штраф салу турында 25 карар чыгарылды. 10 – кисәтү рәвешендә җәза бирү турында, 3 буенча эш туктатылды, 33се карала, 73 материал эштә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
ТР ДТИ матбугат хезмәте