Гражданнарны кабул итү: торак милекчеләре ширкәтеннән идарәче компаниягә күчәргә ярдәм итегез

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Торак инспекциясе башлыгына Казан шәһәренең Әмирхан урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр килде. Милекчеләр 2001 елда торак милекчеләре ширкәте төзегәннәр. Шулай яхшырак дип уйлаганнар.

Беренчедән, яшәүчеләрдә акча эшләү белән кызыксынмаганнар. Чөнки үзләре халык булып тора һәм экономияләү яклы. Икенчедән, рәис итеп бөтен кеше хөрмәт иткән күршене сайлаганнар. Ул инде үз кешеләрен тәгаен рәнҗетмәс, дип уйлаганнар. Өченчедән, акча эшләү мөмкинлеге бар, мәсәлән, реклама урнаштыру юлы белән. Күп кенә мәсьәләләрне тизрәк хәл итеп була һәм түләүләр үтәкүренмәле.

Элек шулай булган, ә бүген милекчеләр ни өчен  өстәмә рәвештә 1 000 сум түләүләрен аңламыйлар. Әле бөтенесе дә алай түгел, кемгәдер 300әр генә язылган. Торак милекчеләре ширкәте рәисе белән үзара аңлашу юк. Аңа карата дәгъвалар күп җыелган. Һәм идарә итү формасын үзгәртү буенча ярдәм сорап килделәр.

Милекчеләр хезмәт күрсәтү буенча барлык сорауларны идарәче компаниягә күчерергә телиләр, ә алар бары тик үз йөкләмәләрен генә үтәячәк һәм гомуми җыелышларда актив катнашачак, дип белдерәләр. 

ТМШ әгъзалары кабул итүләрдә тагын нинди проблемалар турында хәбәр итә: ТМШ штатында кирәкле белгечләр юк, шуңа күрә идарәче оешмалар белән идарә килешүе төзергә туры килә; рәис шәхси файда һәм баю белән кызыксына; ресурслар белән тәэмин итүчеләр алдында бурыч туплаганда, бөтен йортка утны яки газны сүндерәләр. Ягъни милекчеләр А.Дюма әдәби геройлар кебек: бер кеше – һәркем өчен, һәркем – бер кеше өчен.

Бу очракта җавап бер генә: милекчеләрнең гомуми җыелышында торак милекчеләре ширкәте белән идарә итү формасын сайладыгызмы? Димәк, гомуми карар белән генә алмаштыра аласыз. 

Әмирхан урамындагы 17нче йорттан гариза бирүчеләрнең тагын бер проблемасы бар: йортның фасадын ремонтлауны таләп итәләр. Капиталь ремонтка кертемнәр махсус счетка күчерелә. 2017 елдан 5,7 млн сум туплаганнар. Фасадны ремонтлауга тагын да күбрәк кирәк. Тупланма 2 лифтны алыштырырга гына җитә, ә алар йортта 4.

Ягъни йортны масштаблы реконструкцияләү турындагы хыял сабын куыгы кебек шартлаячак. Махсус счетның үзенчәлеге шундый: күпме җыйсалар, шулкадәр ремонт ясаячаклар. Ләкин махсус счет хуҗасы итеп капиталь ремонт төбәк операторы – «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО  билгеләсәң, ул очракта «гомуми казна» акчаларыннан файдалану мөмкинлеге бар. Төбәк операторында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International