6 миллионнан артык россияле Госуслуги.Дом кушымтасыннан файдалана

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Россиядә дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен торак-коммуналь өлкәне цифрлаштыру буенча системалы эш алып барыла. Әлеге бурычны гамәлгә ашыру кысаларында Госуслуги.Дом мобиль кушымтасы кертелде, ул бер тәрәзә принцибы буенча эшли.  Аны үз электрон җайланмаларына урнаштырган кулланучылар саны инде алты миллионнан артып киткән.

Татарстанда кушымтадан 145 меңнән артык кеше файдалана.

Кушымта ТКХ ДМС мәгълүматлары базасында эшли. Ул йорт белән мобиль җайланма ярдәмендә идарә итәргә — исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырырга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм заявкалар бирергә ярдәм итә. Аның аша шулай ук милекчеләр җыелышларында тавыш бирергә, капиталь ремонт планнарын өйрәнергә, идарәче оешманың хисапларын контрольдә тотарга, исәпләү приборларын тикшерүгә заказ бирергә, шулай ук фатирны иминиятләштерергә мөмкин.

Госуслуги.Дом кушымтасы даими рәвештә яңартыла һәм яңа функцияләр белән тулыландырыла. Сентябрьдә күршеләр белән бергә идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә торган коллектив гариза өстәлгән.

Агымдагы ел ахырына кадәр җитештерүчеләрнең планнарында – Госуслуги.Дом файдалану өчен индивидуаль торак йортлар хуҗалары өчен дә мөмкинлек тудыру. Шулай ук милекче булмаганнар өчен дә эшләтеп җибәрү мөмкинлеге карала. Шул рәвешле, торак яллаучыларга кушымта функционалына контрольдә тотыла торган керү мөмкинлеге бирергә һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен якын туганнар өчен хәл итәргә мөмкин булачак.

РФ Төзелеш министрлыгы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International