Торак инспекциясе татарстанлыларның социаль челтәрләрдәге шикаятьләре буенча чаралар күрде

2024 елның 5 октябре, шимбә

Республиканың Торак инспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә социаль медиадан файдаланучыларныж 15 гаризасын үтәделәр. Татарстанлылар төрле җәмгыятьләрдәге проблемалар турында хәбәр иттеләр, районара торак инспекцияләре хезмәткәрләре адреслар буенча тикшерү белән чыктылар һәм хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрделәр.

Мәсәлән, әлмәтлеләр Ленин урамындагы 61 нче йортта подвалны канализация сулары белән даими су басу мәсьәләсе буенча 3 нче ТЭИ мөрәҗәгать иткәннәр, әмма нәтиҗәсе булмаган.

Карау нәтиҗәсе: «ТЭИ-3» ҖЧҖ идарәче компаниясе мәгълүматларына караганда, Ленин урамындагы 61 нче йортның подвалын су басу ишегалды канализациясе пычрану аркасында килеп чыккан, гариза «Водоканал» АҖ җибәрелгән.

Бөгелмәлеләр шулай ук Бауман урамы, 14, Оршан урамы, 4, Совет урамы, 43 йортларының подвалларын даими су басу турында язганнар, шуның аркасында подъездларда канализация исе һәм дым барлыкка килгән.

Карау нәтиҗәсе: идарәче компанияләр адресына гомумйорт мөлкәтен карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр белдерелде.

Урыссу штп. яшәүчеләр Урыссу урамы, 22А, Луговая урамы, 29 Тукай урамы, 6 адресылары буенча авария нәтиҗәсендә судан өзүгә ризасызлык белдерделәр.

Карау нәтиҗәсе: насос сафтан чыгу сәбәпле 20.09.2024 көнне су белән тәэмин итү системасы эштән туктатылган. «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ көче белән яңа насос урнаштырылган, шул ук көнне су белән тәэмин итү торгызылган.

Чаллы халкы 29 комплекста һәм 16/01, 16/15 йортларда тараканнар таралуына зарланды.

Карау нәтиҗәсе: «Челныстройремонт» ИО» ҖЧҖ һәм «Ремжилстрой» ИК» ҖЧҖ мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр белдерелде, шулай ук әлеге таләпләрне үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрү турында тәкъдим җибәрелде.

Чаллыда яшәүчеләрдән «Гринта» регоператорының эш сыйфатына карата шикаятьләр килүен дәвам итә: чүп-чарны җыеп, прессовкалаганнан соң, йорт яны территорияләрендә пычрак күлләвекләр кала.

Тикшерү нәтиҗәсе: идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына контейнер мәйданчыкларын санитар карап тоту буенча профилактик хатлар җибәрелде Минзәлә халкы Г.Тукай урамы, 7 адресы буенча контейнер мәйданчыгында чүп-чар (иске тәрәзә рамнары, сабаклар, якындагы пекарня калдыклары һ.б.) туплануга һәм тычкан-күселәр таралуына зар белдерде.

Карау нәтиҗәсе: эре габаритлы чүп-чар чыгарылган.

Түбәнкамалылар Химиклар, Шинчылар, Мурадьян, Корабельная, Сөембикә, Яшьлек урамнарында кайнар су булмау сәбәпле канәгатьсезлек белдерүләрен дәвам итәләр.

Карау нәтиҗәсе: халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормаларын бозган өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешма - «Суүткәргеч канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ («ВКиЭХ» АҖ) Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 2 өлеше буенча 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Кайнар су белән тәэмин ителмәүнең рөхсәт ителгән дәвамлылыгын арттыру буенча материаллар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату өчен Түбән Кама шәһәр прокуратурасына җибәрелде.

Менделеевскидан Профсоюз урамындагы, 3, Совет урамы, 4 адреслары буенча контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чарны (иске җиһазларны) чыгаруны сорыйлар.

Тикшерү нәтиҗәсе: контейнер мәйданчыклары чистартылган, чүп-чар чыгарылган.

Зеленодольск шәһәрендә яшәүчеләр Гагарин, 8, Беренче Май, Ленин урамы, 2, 4, 17 адреслары буенча контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чарны вакытында чыгармау турында хәбәр иттеләр.

Карау нәтиҗәсе: «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ тарафыннан әлеге адреслар буенча контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чар чыгарылган, контейнер мәйданчыгына керү юллары чистартылган.

 Питрәчтән Җиңүнең 65 еллыгы урамында берничә көн дәвамында судан өзү турында хәбәр килде.

Карау нәтиҗәсе: су белән тәэмин итүнең өзелүе Олан Иле авылындагы су алу корылмасының ватылуы белән бәйле, шулай ук суүткәргеч трассасындагы бикләрне алмаштыру буенча ремонт эшләре алып барылган. Хәзерге вакытта ремонт тәмамланган, су белән тәэмин итү торгызылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International