Кайнар суның температурасы нормадан түбән – ИК карата штраф!

2024 елның 4 октябре, җомга

Алабуга районара торак инспекциясенә Хирург Нечаев урамындагы 11 нче йортта яшәүчедән мөрәҗәгать килде. Милекче хәбәр иткәнчә, августтан кайнар су краныннан салкынча су ага. Идарә итүче компания шуннан бирле «иртәнге аш» белән генә туендыра, ә проблеманы хәл итми.

Тикшерү вакытында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды. Су температурасы – 51.8 градус. Ә ул 60°С тан да ким һәм 75°С тан да югары булмаска тиеш.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен «Домоуправ-3» ИК ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 10 000 сум штраф салынды. Хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Татарстанның Торак инспекциясе кайнар су краныннан су температурасы 40 градустан түбән булса, мондый су салкын дип санала, дип искәртә. Шуңа бәйле рәвештә түләү дә салкын су өчен барырга тиеш.

Әгәр су нормаларга туры килмәсә, идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, диспетчер проблеманың нәрсәдә икәнен шунда ук аңлатыр. Мисал өчен, авария булгандыр, һәм аны бетерәләрдер. Башка очракта диспетчер заявканы теркәп куярга тиеш. Ике сәгать эчендә компания вәкиле килергә, үлчәүләр ясарга һәм акт рәсмиләштерергә тиеш. Актның бер нөсхәсен милекче алырга тиеш. Шул мизгелдән яңадан исәпләү мизгеле башлана, ул хокук бозуны бетерү фактын раслаячак.

Әгәр идарәче оешма шикаятьләргә җавап бирмәсә, Инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International