Торак инспекциясе күрсәтмәләрен игътибарсыз калдыру бәясе

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Җәмәгать судьясы «Алсу» ИК» ҖЧҖ директорына карата, торак инспекторы белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк штраф билгеләде. Суд материалларны карады һәм Инспекция файдасына карар кабул итте: күрсәтмәне үтәмәгән өчен директор хәзер 100 000 сум түләячәк.

Әлмәт районара торак инспекциясенә Ленин урамындагы 117 нче йортта яшәүчеләрдән 7 шикаять керде. Һәм барысы да өйне начар карап тотуга бәйле.

Инспектор йортны тикшерде, фактлар расланды.   «Алсу» ИК» ҖЧҖ вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм 25000 сум күләмендә административ штраф билгеләү турында карар чыгарылды. Һәм әлбәттә, баскычларда агымдагы ремонт үткәрергә, идән плиткаларын, баскычларны торгызырга, тышкы ишекне буярга мәҗбүр иттеләр.

Срок узды, ләкин өйдә бернәрсә дә үзгәрмәгән. Татарстан Торак инспекциясенең законлы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм җәмәгать судына җибәрелде. Фемида, эш материалларын карап чыгып, 100 мең сумлык штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

Инспекция күрсәтмәсен үтәү бурычы турында дәгъва гаризасы Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде. Суд утырышы 26 сентябрьгә билгеләнгән иде, аннары октябрьгә күчерелде. Әмма «Алсу» ИК эшнең каралуын көтеп тормаганнар – Инспекция күрсәтмәсе тулы күләмдә үтәлгән.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International