Татарстанда җылыту сезоны башланды, әмма берничә районда капиталь ремонт әлегә кадәр тәмамланмаган

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстанда җылыту сезоны башланды, әмма  берничә районда капиталь ремонт әлегә кадәр тәмамланмаган.

Сезонлы эшләр буенча артта калу 25 сентябрьгә 15 районда 107 йортта күзәтелә: Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зеленодольск, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында, Казан һәм Чаллыда.

10 муниципаль районда 53 йортта: Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Чистай, Ютазы районнарында һәм Казанда сезонсыз эшләр графиктан калыша.

Быел Инспекция тарафыннан капиталь ремонт бара торган йортларга 1751 тикшерү үткәрелде. 486 хокук бозу очрагы ачыкланды (куркынычсызлык техникасы, сыйфат, эшләрне түбән оештыру, срокларны үтәмәү һ.б.), барлык ачыкланган хокук бозулар буенча чаралар күрелде – региональ оператор һәм техник заказчы адресына кисәтүләр, хатлар җибәрелде. 207 хокук бозу бетерелгән. 

Мәсәлән, Мамадыш шәһәренең Төзүчеләр урамындагы 1 нче йортта куркынычсызлык техникасы буенча хокук бозулар теркәлгән: түбәдәге газ баллоннары турыдан-туры кояш нурлары астында булган.

Лаешта Производственная урамындагы 4 В йортта фундаментны ремонтлаганда кагыйдә бозулар теркәлгән: юл читендә ярыклар, 1 нче подъездга таба авышлык.

Алабугада өч адрес буенча: Тынычлык ур., 47/16 йорт, Төзүчеләр ур., 1 йорт, Төзүчеләр ур., 3 йорт – фасадтан күчерелгән яңа газүткәргеч тоташтырылмаган, булганын сүтмәгәннәр. Шуңа күрә фасадның алгы өлешендә бизәкләү эшләрен төгәлләп булмый.

                                 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International