Җылылык җибәрүгә әзерлек

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика җылыту чорына тулысынча әзер түгел. Җылылык үзәкләштерелгән йортларның әзерлеге –  99,48%. Артта калучылар арасында Казан, Әзерҗе, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Питрәч һәм Чистай районнары бар. 65 күпфатирлы йорт әзерлек паспортын алмаган.

Индивидуаль җылылык белән тәэмин ителгән йортлар 99,79% ка әзер. Казан, Чаллы, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Чистай районнары артта калышып бара.

 Хәер, әзерлек паспорты еш кына өйнең факттагы әзерлеген дәлилләми. Торак инспекциясе 786 йортны тикшерде, аларда 561 хокук бозу очрагы ачыкланды. Идарәче оешмаларның 20 директоры административ җаваплылыкка тартылды.

 Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортны җылыту чорына тиешенчә әзерләмәгән өчен административ җаваплылык каралган: рәис өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, торак милекчеләре ширкәтенә – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф. Идарәче оешма йортны әзерләп өлгермәсә: вазыйфаи затка штраф – 50-100 мең сум, юридик затка – 250-300 мең сум.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International