Баш инспектор Түбән Камада булды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Капиталь ремонт срокларының өзелүе, эшләрнең начар оештырылуы һәм түбә ябуның сыйфаты - Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы тарафыннан күпфатирлы йортларны ремонтлау һәм карап тоту буенча берничә дистә кисәтү ясалды. Александр Тыгин һәм Түбән Кама районара инспекциясе башлыгы Алмаз Гыйззәтуллин йортларга капиталь ремонт барышын, төзекләндерелгән ишегалларын, үзәк җылылык пунктларын һәм шикаятьләр буенча рекордсменнар – «Жилье» һәм «Әйбәт» идарәче компанияләре белән таныштылар.

8 күпфатирлы йортта булдылар. Көньяк урамындагы 4нче йортны карау йомгаклары буенча «ТКХ фонды» КО төбәк капиталь ремонт операторына кагыйдә бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде: түбә ремонтлау технологияләре үтәлми.

Химиклар урамы буенча 12 б һәм Мурадьян урамы буенча 18нче йортларда эшләр начар дәрәҗәдә оештырылган, ремонт сроклары өзелә. Монда шул бер үк подрядчы. Төзүчеләр урамындагы 30 нчы йортта подвалны тиешенчә карап тотмыйлар. Идарәче компаниягә карата тикшерү үткәреләчәк.

ЦТП 90  инспекторларда уңай хис-кичерешләр тудырды, биредә искергән җиһазларны заманчага алмаштырганнар. Алмаштыру Түбән Кама халкын җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттырачак.

Идарәче компанияләр башлыклары белән йортларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатсыз башкарылу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аларны карап тотуга милекчеләрдән шикаятьләр килә торган биек йортлар каралды. Торакларны карап тотучылар үзләренең идарә итү алымнарын тәкъдир иттеләр. Мисал өчен, «Әйбәт» ИК яшәүченең мобиль кушымтасын һәм ясалма интеллект нигезендә ресурслар системасын күрсәтте. 

Исегезгә төшерәбез, идарәче компаниягә шикаятьне татарстанлылар үзләре өчен уңайлы ысул белән: электрон почта, Россия почтасы, интернет-кабул итү бүлмәсе аша җибәрә яки инспектор белән «Татарсан Торак инспекциясе» телеграм каналы аша элемтәгә керә ала.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International