Торак милекчеләре ширкәтләре кышка әзерлек графигыннан калыша

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Торак милекчеләре ширкәтләре торак фондын җылылык чорына әзерләү срокларына сыешмый. Х датасына кадәр нибары ике көн, әмма үзәкләштерелгән җылыту булган ширкәтләрнең 87%ы гына җылылык җибәрергә әзер.

    Татарстан Торак инспекциясе мониторинг үткәрде: йортлар саны буенча артта калучылар арасында Казан лидер булып тора. Башкаланың Киров районында, мәсәлән, торак милекчеләре ширкәтләренең әзерлеге – 22,7%, Мәскәү районында – 44,4%.

Чистайда торак милекчеләренең бер генә ширкәте бар, һәм ул да әзер түгел. Исемлектә шулай ук Әгерҗе, Түбән Кама һәм Зәй районнары да бар.

Идарәче компанияләр карамагында үзәкләштерелгән җылыту белән 11598 йорт бар. Әзерлек 97% диярлек. 

 Күпфатирлы йортны җылыту чорына тиешенчә әзерләмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылык каралган, чөнки бу хәл торак йортларны һәм (яисә) торак урыннарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу булып тора (ТМШ һ.б.).

Өегез кышка әзерләнмәгән очракта (тәрәзәләр ватык, ишекләре ябылмый һ.б.) Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез. 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International