Идарәче компанияне сайлауны фальсификацияләү турында

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Лаеш һәм Биектау районнарында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә идарәче компанияне алыштыру турында милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре килде.

Лаеш районы Усады авылының Бәхетле урамындагы 15 нче йортның гомуми җыелышы беркетмәсе нигезендә, күпчелек үз мөлкәтен «ДОМА У САДА» ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасына ышанып тапшырган.   Биектау авылында 12, 12 а, 12 д, 12 г, 12 в йортларында яшәүчеләр үзләренең идарәче компаниясен «УК БАРС Фасилити Менеджмент» ИК алмаштырырга карар кылганнар. Беркетмәләрне шулай ук Инспекциягә тапшырганнар, алар хәзер карала.

Әгәр дә бу йортлардагы фатир милекчеләре җыелышлар узуы турында берни дә белмәгән булсалар, анда катнашмасалар һәм тавыш бирмәсәләр, Дәүләт хезмәтләре порталы аша идарәче оешманы сайлауда катнашуны фальсификацияләү турында хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Фальсификация очраклары сирәк түгел: быел Инспекциягә идарә итү ысулын сайлау мәсьәләсе буенча милекчеләрнең гомуми җыелышының 346 карары һәм беркетмәсе керде. Бер үк йортка 2 идарәче компания дәгъва итә торган беркетмәләр шундук шик уята. Һәм һәр беркетмәдә милекчеләрнең яртысыннан артыгы имза куя. Мондый очракларда Татарстанның Торак инспекциясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына гариза юллый. Ике идарәче компаниядән бер йортка беркетмәләр килү яки милекченең фальсификация турындагы шикаяте нигезендә документларны фальсификацияләү ихтималы турында 21 гариза бирелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International