Торак инспекциясе социаль челтәрләрдә татарстанлыларның 17 шикаятенә карата чаралар күрде

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстанлылар төрле җәмгыятьләрдәге проблемалар турында хәбәр иттеләр, районара торак инспекцияләре хезмәткәрләре адреслар буенча тикшерү белән чыктылар һәм хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрделәр.

- Баулыда яшәүчеләр Зиновьев урамында 14 нче йортның нигезе җимерелүе турында  хәбәр иттеләр, шуның аркасында яңгыр сулары подвалга ага икән.

Карау нәтиҗәсе: идарәче компания адресына гомумйорт мөлкәтен карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.

- Әгерҗе шәһәренең Гагарин урамындагы 7 нче йортта яшәүче ханым йортның периметрына вентиляция тәрәзәләре куярга кирәклеге турында язган, чөнки подвалда дым дәрәҗәсе артык күп булуы күзәтелә һәм беренче каттагы фатирларда күгәрек барлыкка килә башлаган.

Карау нәтиҗәсе: «СМП-184» ИК гомумйорт мөлкәтен карап тоту өлешендә закон бозуларга юл куймау турында кисәтү белдерелде.

- Түбәнкамалылар хәбәр иткәнчә, Яшьлек урамы, 8 йортта подвалда кайнар су белән тәэмин итү системасында барлыкка килгән өзеклекне озак вакыт дәвамында бетермиләр.

Карау нәтиҗәсе: хезмәтләр белән тәэмин итүче "ВК и ЭХ" АҖ оешмасына кисәтү белдерелде, кисәтүнең үтәлеше – безнең контрольдә.

 - Түбән Камадан гидросынау җитешсезлекләрен бетерү аркасында кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү срокларын озайту турында күп шикаятьләр килде.

Карау нәтиҗәсе: кайнар су белән тәэмин итүне өзү шәһәрдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүгә дә, кайнар су белән тәэмин итү системасы торбаларына капиталь ремонт ясауга да бәйле. Халык мөрәҗәгатьләре килгән саен карала. Кайнар су белән тәэмин итүне озак вакытка өзү факты буенча материаллар прокурор чараларын күрү өчен Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр прокуратурасына җибәрелде.

- Чаллы халкы түбәндәге адреслар буенча подъездларда һәм йорт яны территорияләрендә вакытында җыештырылмау сәбәпле, идарәче компаниянең эш сыйфатыннан канәгатьсезлек белдерделәр:

- 7/1 (4 подъезд);

- 7/2 (шулай ук подъездда тараканнар һәм тычканнар булуга, кайнар суны даими сүндерүгә шикаятьләр);

- 7/13 (16 подъезд, шулай ук тараканнар булуга һәм ремонт булмауга шикаятьләр);

- 7/15 (шулай ук подвалдагы аварияләр аркасында 2-3 көнгә кайнар су булмауга шикаять);

-  7/21

Карау нәтиҗәсе: хокук бозулар билгеләнмәде, җыештыру график нигезендә башкарыла. Гомуми файдаланудагы урыннарны дезинфекцияләү һәм дератизацияләү ИК тарафыннан башкарыла. Фатирларны карап тоту мәсьәләләре буенча милекчеләр белән аңлату эшләрен алып барырга тәкъдим ителде.  7 нче комплекста ресурслар белән тәэмин итүче оешманың планлы эшләре алып барыла иде, су белән тәэмин итү торгызылган.

- Түбән Мактама штп. шундый хәбәр килде: М. Вахитов урамы, 18, Завод урамы, 4, Совет урамы, 98 адресы буенча подвалларда суүткәргеч торбалар күгәргән, анда яшәүчеләр аларны алмаштырулары турында сорыйлар.

Карау нәтиҗәсе: милекчеләргә халыкның гомуми җыелышын үткәрергә һәм күпчелек тавыш белән торбаларны алыштыру турында карар кабул итәргә, аннары беркетмәне идарәче компаниягә тапшырырга киңәш итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International