Татарстанның Торак инспекциясе капремонт буенча 300дән артык хокук бозу очрагын ачыклады

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Ел башыннан Татарстанның Торак инспекциясе республика капиталь ремонт программасына кертелгән 1329 йортны тикшерде һәм 319 хокук бозу очрагын ачыклады. Барысы буенча да чаралар күрелде – региональ оператор һәм техник заказчы адресына кисәтүләр, хатлар җибәрелде. 197 хокук бозу очрагы бетерелгән. 

Бер атна эчендә  Казан, Түбән Кама, Чаллы, Тукай, Лаеш һәм Биектау районнарында хокук бозулар теркәлде.

 Иң киң таралганы – куркынычсызлык техникасын бозу. Мәсәлән,  Түбән Камада Химиклар проспекты, 49 һәм 12Б йортларында подрядчылар монтаж поясларыннан, саклагыч каскалардан, иминият тросларыннан һәм махсус киемнәрдән башка эшлиләр.  Моннан тыш, 12б йортында газ баллоннарында саклагыч чехоллар юк.

Калганнарында эштә брак җибәрелгән. Казанда, мәсәлән, Кирпичников ур., 23, Дуслык ур., 5, Восстание ур., 51 йортларда гидроизоляцияне сыйфатсыз беркеткәннәр. Габишев ур., 1 йортта түбәдә эшләр башкару технологиясен бозганнар, бу фатирларны һәм гомуми файдаланудагы урыннарны су басуга китергән. Моннан тыш, су кабул итү бүрәнкәләрен сыйфатсыз урнаштырганнар, гидроизоляция катламын герметиксыз салганнар. Түбән Камада Кайманов ур., 14 һәм Вахитов пр., 27А йортларындагы ике йортта вентиляция шахталарына ремонт ясалмаган, стеналары начар штукатурланган һәм буялган.

Чаллыда гына ремонтка һава торышы комачаулаган. М. Җәлил пр., 82 йортта түбә ремонтлау срогы өзелеп, яңгырлар җылыткычны алыштырырга комачаулый.

 

     ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International