Александр Тыгин: идарәчеләргә карата таләпләр бертөрле булырга тиеш

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

    Казанда VI «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» фәнни-гамәли конференциясе узды. Доклад белән Татарстанның Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин чыгыш ясады.

    Татарстанның Торак инспекциясе үз компетенциясе чикләрендә татарстанлыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә карата мәҗбүри таләпләр үтәлешен тикшереп тора. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте коммуналь хезмәт булып санала.

     Александр Тыгин хәбәр иткәнчә, быелның 1 яртыеллыгында Инспекциягә татарстанлылардан 11 300 мөрәҗәгать кергән, шуларның 60ы – каты коммуналь калдыклар буенча. Чагыштыру өчен: узган елның 1 яртыеллыгында 8 502 мөрәҗәгать килгән булган, шуларның 442се – каты коммуналь калдыклар буенча.

    Каты коммуналь калдыклар буенча 60 мөрәҗәгатьнең 42се (70%)  – хосусый секторда яшәүчеләрдән һәм 18се (30%) күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән. 

    «Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше (90% артыгы) Көнбатыш зонага хезмәт күрсәтүче каты коммуналь калдыклар өлкәсендә эш итү буенча төбәк операторы – «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ канәгатьләнерлек булмаган эшчәнлегенә карата», – дип билгеләп үтте Александр Тыгин.

     Төбәк операторлары кулланучыга каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча аның өчен кирәкле күләмдә һәм тиешле сыйфатта законнар таләпләре нигезендә коммуналь хезмәт күрсәтергә тиеш.

     Юридик затларның сыйфатсыз хезмәт күрсәтү өчен җаваплылыгы төрле:

- каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарын (мәйданчыкларын) тиешенчә карап тотмаган өчен ТМШ, ТК, ТТК өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча – вазыйфаи затларга дүрт меңнән биш мең сумга кадәр штраф; юридик затларга – кырык меңнән илле мең сумга кадәр штраф;

 идарәче компанияләр өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча: вазыйфаи затларга – илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр дисквалификация; юридик затларга – ике йөз илле мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр;

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча турыдан-туры төбәк операторы белән төзелгән килешү буенча коммуналь хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәгән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча төбәк операторы өчен җаваплылык: вазыйфаи затларга – 500-1000 мең сум, юридик затларга 5000-10000 сум штраф салына.

     Баш торак инспекторы идарәче компанияләргә карата профессиональ идарәчеләргә карата лицензия таләпләре һәм аларны бозган өчен катгый административ йогынты чаралары билгеләнүенә игътибар итте. Күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең башка формалары (ТМШ, ТК, ТКХ) һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы өчен торак өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык идарәче компанияләр белән чагыштырганда шактый йомшаграк.

    «Бу идарә рәисләренең компетентсызлыгына, йорт белән идарә итү буенча үз бурычларын санга сукмауга һәм идарә өлкәсендә җибәрелгән хокук бозулар өчен җәзасызлыкка китерә. Идарә субъектларына бертөрле якын килү булмаганда, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга ирешеп булмый. Һәм монда күзәтчелек органы фикере бер төрле – идарәчеләргә карата таләпләр бертөрле булырга тиеш», – дип ассызыклады Александр Тыгин.

     Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты әзерләнгән, анда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының җаваплылыгын билгеләү тәкъдим ителә, ул Татарстан Торак инспекциясе тарафыннан хупланды.  

 

    ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International