Әгәр сез коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләр белән килешмисез икән, кая мөрәҗәгать итәргә?

2024 елның 26 июле, җомга

Сез, торак урыннар милекчеләре яки яллаучылары (арендаторлары) буларак, коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең дөреслеге турында башкаручыдан белешмәләр алырга хокуклы.

Шик бар икән – үзегезнең идарәче компаниягезгә, торак милекчеләре ширкәте яки торак милекчеләре ширкәте идарәсенә язма дәгъва юллагыз. Анда күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерергә һәм дөрес исәпләнгән түләүләр булган документларны бирергә бурычлылар.

Шунысы мөһим: сезгә бирелә торган документлар сезнең үтенечегез буенча җитәкченең имзасы һәм башкаручы мөһере белән (булган очракта) таныкланырга тиеш.

Дәгъва ике нөсхәдә төзелә, аларның берсе сездә кала, икенчесен документларны кабул иткән затның имзасы белән (фамилиясен һәм вазыйфасын күрсәтеп) дәгъваларны кабул итәргә вәкаләтле затка тапшырырга яисә документның керүче номерын куюны сорарга кирәк. Әгәр дә дәгъваны тапшыру мөмкин булмаса, аны хәбәрле заказлы хат белән субъектны теркәү адресына почта аша җибәрергә кирәк.

Әгәр сезгә җавап бирмәсәләр, кире каксалар, аңлатмасалар, Татарстан Торак инспекциясенең интернет-кабул итү системасына әлеге сылтама буенча мөрәҗәгать итегез: https://gji.tatarstan.ru/priem.htm. Гаризага түләүләрне һәм идарәче оешманың сез ризалашмаган җавабын теркәгез. Инспекция планнан тыш тикшерү уздырачак. Әгәр безнең белгеч тәртип бозуны ачыкласа, идарәче оешманы түләүләрне яңадан исәпләргә мәҗбүр итәчәк.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International