Хәзер эссе җәйге чорда Татарстанның Торак инспекциясенә кондиционерлар буенча күп сораулар килә. Мисал өчен, Казанда яшәүче хатын сорый:
«Әгәр өстән күршеләр кондиционердан дренаж көпшәсен тышкы якка чыгарса, аннан тамган су безнең кыекка бәреп, йокларга комачауласа, нишләргә? Шулай ук су фасадтагы плиткалар арасыннан да су ага. Ваемсыз күршеләрне ничек итеп җаваплылыкка тартырга? Алар бәйләнешкә керергә теләмиләр».
Беренче чиратта йорт фасадында кондиционер урнаштыруның законлылыгын ачыкларга кирәк. Гамәлдәге законнар нигезендә күпфатирлы йортның тотып тора торган һәм тотып тормый торган конструкцияләре гомуми милек составына керә (РФ ТК 36 ст. 3 өлеше), ягъни йортның фасады гомуми милек булып тора һәм анда, шул исәптән кондиционерларны урнаштыру өчен дә, милекчеләрнең гомуми җыелышының тиешле карары кирәк.
Шулай ук мондый җыелыш үткәргәндә, өйдә кондиционерлар өчен су агызуның дренаж системасы булмаганда, тавыш бирүнең көн тәртибенә мондый системаны төзекләндерү мәсьәләсен дә кертергә кирәк.
Әгәр милекчеләрнең гомумйорт җыелышының йорт фасадына кондиционерлар урнаштыру турындагы карары кабул ителгән булса, ләкин конденсат бирү мәсьәләсен исәпкә алмаса, милекчеләр мондый карарга суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы.
Әгәр сезгә кондиционер гүләве комачаулый икән, хокуклары бозылган бина милекчесе Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать итә ала, ул исә тавыш дәрәҗәсен үлчәячәк. Рөхсәт ителә торган нормалар арткан очракта, милекчеләрнең судка мөстәкыйль мөрәҗәгать итүенә нигез булып хезмәт итүче акт төзеләчәк.
Әгәр конденсат фасад диварына эләксә, кондиционерның тышкы блогы урнаштырылган фатир милекчесе белән мәсьәләне идарәче компания хәл итәргә тиеш.
Әгәр конденсат фатирларның тәрәзәләренә яки тәрәзә төпләренә тамса, мәсьәләне күршеләргә үзара хәл итәргә туры киләчәк, чөнки бу очракта сүз гомумйорт милке турында бармый.
Ә идарәче оешма бернәрсә дә эшләмәсә, сез тиешле чараларны күрү өчен безгә, инспекциягә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Безнең инспекторлар сезнең янга килеп тикшерер һәм, хокук бозулар ачыкланса, идарәче оешма адресына күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең гомуми мөлкәтен элекке хәленә китерү буенча чаралар күрү турында күрсәтмә биреләчәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте