Татарстанның Торак инспекциясе Казаннан ике гаиләне исле газ белән агулауда гаепле затны җаваплылыкка тартты

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Казаннан ике гаиләне исле газ белән агулауда гаепле затны җаваплылыкка тартты.

Бәхетсезлек очраклары быел гыйнвар аенда: Коләхмәтов урамы буенча 6нчы һәм Батыршин урамы буенча 38/2нче йортларда була. Әлеге факт буенча җинаять эше материаллары инспекциягә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Киров районы тикшерү бүлегеннән килде.

Эксперт бәяләмәсе буенча, казанлыларны исле газ белән агулауга фатирда нәтиҗәсез һава алмашу сәбәпче булган: һава суырткыч милекчеләрнең үзләренең гаебе белән дә, төтенне бетерү һәм табигый вентиляция системаларына хезмәт күрсәтүчеләр гаебе белән дә эшләмәгән.

Торак инспекторы тарафыннан идарәсендә йортлар булган «Заречье ИК» ҖЧҖ директорына карата лицензия таләпләрен тупас бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде һәм Казан шәһәре Киров районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясына карау өчен җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International