Буа «яшел зонада»

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

    Буа районында Татарстанның Торак инспекциясе тарафыннан масштаблы тикшерү тәмамланды. Буалыларга зур кисәтүләр юк. Мисал өчен, торак-коммуналь хуҗалык системасында йортларның кадастр номерларын урнаштыру буенча әлеге район «яшел зона» дип атала: мәгълүмат системага 100% дәрәҗәсендә диярлек кертелгән. Ә бу – сирәк очрак.

     Кичә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Буада  булды. Район башлыгы Ранис Кәмәртдинов белән бергә капиталь ремонт үткәрелә торган йортларны һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән балалар мәйданчыкларын карадылар.

    Тәэсирләре белән башкарма комитеттагы киңәшмәдә уртаклаштылар. Чакырылган вәкилләр арасында шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмалар җитәкчеләре дә бар иде. Киләчәк салкыннарга әзерлек һәм торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Монда буалылар алдынгылар рәтендә.

    

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International