Торак инспекциясе 6 муниципалитетта капиталь ремонт буенча хокук бозуларны ачыклады

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

     Татарстанның Торак инспекциясе күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышын контрольдә тота. Хәзерге вакытта 82 йортта эшләр башланмаган: Казанда – 22, Әлмәт, Зеленодольск, Тукай районнарында  һәм Чаллы шәһәрендә – 7шәр, барлыгы 19 муниципалитетта. 63 йортта подрядчылар эш графигыннан калыша.

     Традицион рәвештә куркынычсызлык техникасы буенча бозулар ачыкланды:

- Әлмәт, Буа, Түбән Кама, Казан, Чаллы шәһәрләрендә: шәхси саклану чаралары (монтаж билбаулары, саклагыч каскалар, иминият трослары, махсус киемнәр) юк.

- Түбән Кама шәһәрендә куркыныч зонаны коймаламаганнар.

    Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә подрядчылар йорт яны территориясендә, подъездларда яки хәтта баскыч мәйданчыгында төзелеш чүп-чарларын җыялар. 

     Республика башкаласында Фатыйх Әмирхан урамы, 10а йорт адресы буенча 2 нче корпуста җылыту приборлары начар беркетелгән. Ә 1 корпусында стена һәм җылыту системасы арасында чигенеш урыны юк.

     Автокалада Грин урамы, 12 йорт адресы буенча эш процессын оештыруда хокук бозулар бар (подвал яктыртылмый, әмма чүп-чар һәм бет белән тулган).

      Чистайда Часовая урамындагы 1 нче йортта һәм К.Маркс урамындагы 62 нче йортта фасадны ремонтлау графигыннан артта кала.

     Хокук бозулар буенча мәгълүмат ТР ТКХ фондына җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International