Югары Осланда Татарстанның Торак инспекциясе үткәргән масштаблы тикшерүгә нәтиҗә ясалды. Берничә көн дәвамында инспекторлар «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән йорт яны территорияләрен карадылар. Идарәче компанияләргә карата дәгъвалар турында башкарма комитет киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Район советының актлар залы президиумында Татарстан Торак инспекциясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльвира Галиева, үзәк инспекторлык бүлеге башлыгы Марсель Низаметдинов, Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Евгений Варакин катнашты. Катнашучылар: «Обиход» ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, подряд оешмалары һәм авыл җирлекләре башлыклары.
Ишегаллары торышыннан тыш, башка актуаль мәсьәләләр дә каралды: ягып җылыту сезонына әзерлек, 2024 елгы объектларны капиталь ремонтлау, ТКХ ДМС системасына мәгълүмат урнаштыру. Очрашу барышында торак-коммуналь хуҗалыкка һәм район халкы проблемаларына кагылышлы төрле темалар күтәрелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте