ТКХ ДМС буенча атналык динамика турында

2024 елның 12 июле, җомга

     Бер атна эчендә 40 муниципалитет торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына тиндивидуаль төзелеш йортларының кадастр номерларын кертү буенча вәзгыятьне төзәтә башлады. Татарстанның торак инспекциясендә динамиканы билгеләп үтәләр: бер атна элек эшкә 18 район кушылган, бүген – барысы да диярлек.

     Әйтик, Тукай районында системага 3000 нән артык йорт кертелгән, Лаеш районында – 1158, Әгерҗедә – 1033 һәм хәтта Әлмәт районында тагын 1891 йорт системада теркәлгән. Шуңа да карамастан, нефть башкаласы антилидер позициясен нык тота: системага 25 000 нән артык йортны кертәсе бар.

   Лениногорск, Баулы, Менделеевск, Әтнә, Балтач, Тәтеш, Алексеевск һәм Нурлатта уңай динамика күзәтелә.

    Артта калучылар зонасында: Казан, Минзәлә, Сарман, Чирмешән, Азнакай, Югары Ослан, Чүпрәле, Кукмара, Питрәч, Теләче һәм Чистай районнары.

        Башкарма комитетлар активлыгына этәргеч бирү өчен, ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан әлеге затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау» дигән 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында районнарның прокурорларына хатлар җибәрелде. Чүпрәле районында прокуратура түрәгә карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан, хәзер ул җәмәгать судьясы каравында.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International