Татарстанның Торак инспекциясе республика халкына «зәңгәр ягулык» үзенә зур игътибар таләп итә дип искәртә. Онытмагыз: көнкүрештә кулланыла торган газ шартлау куркынычы тудыра, шуңа күрә аны кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк:
1. Эшләүче газ приборын караучысыз калдырмагыз.
2. Газны кулланып туктагач, газ приборларындагы краннарны ябыгыз, баллонны бина эчендә урнаштырганда баллон янындагы вентильне өстәмә рәвештә ябыгыз.
3. Мондый эшләрне башкару өчен махсус лицензиясе булмаган оешманың газ торбаларына һәм приборларына җиһазларны үзеңә урнаштырырга ярамый.
4. Бүлмәне җылыту өчен мич кулланмагыз.
5. Газ җиһазларын эшләп торган хәлдә яки балалар күзәтүе астында калдырмагыз.
6. Газ мичләре, казаннары яки горелкалар торган бүлмәне һәрвакыт җилләтегез. Яхшы вентиляция – газ кулланганда куркынычсызлык гаранты.
7. Иске газ җиһазларын кулланмагыз.
8. Газ бирү кинәт туктатылганда, горелка краннарын шунда ук ябыгыз, 04 яки 104 телефон номерлары һәм бердәм 112 номеры буенча авария хезмәтенә шалтыратыгыз.
9. Техник хезмәт күрсәтү килешүе нигезендә ел саен үткәрелә торган казаннарны һәм колонкаларны тикшерү вакытында газ хезмәте хезмәткәрләренә җиһазларны карау өчен комачаулык тудырмагыз.
10. Газ приборларына техник хезмәт күрсәтү өчен әлеге эшләрне башкарырга рөхсәт алган махсус оешма белән генә килешү төзегез.
Газ турында берничә факт:
- Табигый газ нигездә метаннан тора, ул һавадан 2 тапкыр җиңелрәк, шуңа күрә агып чыкканда өскә омтыла. Сыекландырылган газ (пропан һәм бутан катнашмасы) һавадан авыррак, агып чыкканда, коеларда, подвалларда җыелып, түбәнгә төшәчәк.
- Газның төсе дә, исе дә юк һәм газ чыгуын ачыклау өчен, аңа махсус рәвештә үзенчәлекле ис бирәләр.
- Газ куркыныч – һава белән катышкан очракта ул шартлау куркынычы булган катнашма барлыкка китерә. Мәсәлән, ябык бүлмәдә табигый газның 5 проценты яки сыекландырылган газның 2 проценты (баллоннарда, савытларда газ) җыелса, хәтта кечкенә генә очкын барлыкка килсә дә, шартлау булачак.
- Газ кешегә буылдыргыч тәэсир итә.
- Газны тулысынча яндыру өчен күп күләмдә һава кирәк. Әгәр форточкалар ябык булса, вентиляция каналында тарту көче булмаса, газ тулысынча янмый, шул ук вакытта кешене үтерерлек исле газ бүленеп чыга. 1,2 проценттан артык концентрациядә булганда, өч минут эчендә үлемгә китерә.
Сезнең кухнягызда газ плитәсе бармы? Ул чакта СЕЗНЕҢ БУРЫЧЛАР:
- Хезмәт күрсәтүчедән көнкүрештә газны куркынычсыз куллану буенча инструктаж узарга.
- Газ җиһазларына техник һәм авария-диспетчерлык хезмәте күрсәтүгә хезмәт күрсәтүче белән килешү төзергә.
- Фатирда урнаштырылган газ җиһазларын җитештерүче предприятиене эксплуатацияләү буенча аңлатмалар белән мөстәкыйль рәвештә танышырга.
- Газ җиһазларының саклануын һәм чисталыгын тәэмин итәргә.
- Төтен һәм вентиляция каналларын вакыт-вакыт тикшерүне тәэмин итәргә – елына 3 тапкырдан да сирәгрәк түгел (ягып җылыту сезоны башланганчы 7 календарь көннән дә соңга калмыйча, ягып җылыту сезоны уртасында һәм ягып җылыту сезоны тәмамланганнан соң 7 көннән дә соңга калмыйча).
- Газ җиһазларының, төтен чыгару һәм вентиляция каналларының нормаль эшен күзәтергә, газ җиһазларын эшләтеп җибәргәнче һәм эшләгәндә суырту көче булу-булмавын тикшерергә. Вакыт-вакыт төтен юлын чистартырга. Шәхси йортларда кышкы вакытта, аларның туңуына һәм тыгылуына юл куймау максатыннан, очлыкларын тикшерергә кирәк.
- Газны кулланып туктагач, газ җиһазларындагы һәм аның алдындагы краннарны ябарга.
- Подвал, баз, чорма бүлмәләренә керер алдыннан ут кабызганчы газ исе булмавын тикшерергә.
- Газүткәргеч һәм газ җиһазларын тәүлекнең теләсә кайсы вакытында карау һәм ремонтлау өчен хезмәт таныклыкларын күрсәткән газ хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең фатирга керүен тәэмин итәргә.
- Газ баллонын мөстәкыйль тоташтырыр алдыннан, краннар плитәдә ябылганмы-юкмы икәнен тикшерергә; кулланылган баллонны ябарга; редукторны аерып куярга; редуктор гайкасына яңа прокладка куярга; тулы баллонга тоташтырырга; баллон вентилен ачарга; тоташтыруларны, әгәр күбекләр тулса, редуктордан соң өстәмә гайкада кыстыргычны алыштырырга, яки аварияле газ хезмәтен чакыртырга. Баллонны алыштырганнан соң плитәне кабызганда 1-2 минут дәвамында газ-һава катнашмасы чыга. 1 горелканы форточканы ачып кабызырга, ут тигезләнгәнен көтәргә.
Газ җиһазлары төзек булмаганда, газ бирүне кинәт туктатканда, бүлмәдә газлылыкны контрольдә тоту системасы эшли башласа, торак бүлмәдә, подвалда, подъездда газ исе барлыкка килсә, түбәндәгеләрне ЭШЛӘРГӘ КИРӘК:
- Газ җиһазларын куллануны кичекмәстән туктатырга, приборларга һәм приборлардагы краннарны ябарга.
- Бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләр, форточкалар, ишекләрне ачарга.
- Газлы бүлмәдән чыгып, 04 (стационар телефоннан), 104 (мобиль телефоннан), 112 (ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры) телефоннары буенча аварияле газ хезмәтен чакыртырга.
- Утны кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр яктырткычларын һәм электр приборларын кабызмаска һәм сүндермәскә, электрлы шалтыраткычларны кулланмаска.
- Газлы зонадан кешеләрне чыгару буенча чаралар күрергә.
Газ җиһазлары хуҗаларына, шулай ук газ кулланучыларга ТЫЕЛА:
- Йортны, фатирны (бакча йортын) үз белдегең белән газлаштыру, газ җиһазларын алмаштыру, алыштыру һәм ремонтлау.
- Газ җиһазлары урнаштырылган биналарны үзгәртеп планлаштырырга, җылытыла торган биналарның мәйданын үзгәртергә.
- Газ җиһазлары конструкциясенә үзгәрешләр кертергә.
- Төтен һәм вентиляция системаларын үзгәртергә.
- Форточкалар (фрамугалар), жалюзи рәшәткәләре, вентканал рәшәткәләре, ашханә ишекләре астында ярыклар ябык булса, төтен чыгару һәм вентканалларда тарту көче булмаса, газ җиһазларын кулланырга.
- Тиешле әзерлеге булмаган кешеләргә төтен һәм вентиляция каналларын үз белдеге белән чистарту, тикшерү, үзгәртеп кору һәм ремонтлау. Газны төтен чыгару һәм вентиляция каналларын тикшерү һәм чистарту турында актның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң кулланырга.
- Вентиляция каналларын ябыштыру, төтен чыгару юлларын чистарту өчен билгеләнгән кесәләрне һәм люкларны киртәләү.
- Куркынычсызлык һәм көйләү автоматикасын сүндерү. Газ җиһазлары төзек булмаган очракта, автоматика, арматура төзек булмаган очракта, газ куллану.
- Төтен чыгару юлларының кирпеч өеме тыгызлыгы, штукатуркасы җимерелгәндә (ярылганда) газны куллынарга.
- Махсус оешмада инструктаж узмыйча, индивидуаль газ баллоны җайланмасы баллоннарын үзеңә алыштырырга.
- Эшләүче газ җиһазларын күзәтүсез калдырырга (туктаусыз эшләргә исәпләнгәннәрдән һәм моның өчен тиешле автоматикасы булганнардан тыш).
- Газ җиһазларын куллануга мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, шулай ук үз гамәлләрен контрольдә тотмаган һәм хисап бирмәгән, бу приборларны куллану кагыйдәләрен белмәгән кешеләрне кертергә.
- Газүткәргечләргә баулар бәйләргә һәм газүткәргечләрне йөкләргә.
- Газ плитәсе өстендә кер киптерергә.
- Газ чыгуын ачыклау өчен ачык ут кулланырга (бу максат өчен сабын эмульсиясе яки махсус приборлар кулланыла)
- Биналарны җылыту өчен газ плитәләрен кулланырга.
- Газ җиһазлары урнаштырылган биналарны йоклау һәм ял итү өчен кулланырга.
- Шәхси торак йортларда, фатирларда, шулай ук подвалларда һәм башка биналарда тутырылган яки сыекландырылган газ баллоннарын урнаштырырга һәм сакларга.
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: Газ чыкса, бүлмәдә газ исе барлыкка килә. Газ-һава катнашмасы янып киткәндә шартлау һәм янгын чыгуы ихтимал.
СЕЗНЕҢ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫГЫЗ ҺӘМ КҮРШЕЛӘРЕГЕЗНЕҢ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ ГАЗ ПРИБОРЛАРЫН КУЛЛАНУ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ҮТӘҮГӘ БӘЙЛЕ!
ТР ДТИ матбугат хезмәте