Йорттагы тәртипсезлек өчен 25 мең сум

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

      Әлмәт районара торак инспекциясе хезмәткәрләре Әлмәт идарәче компаниясе башлыгын җаваплылыкка тарттылар. Инспекторлар Тельман урамындагы 66 нчы йортта милекченең шикаяте буенча планнан тыш тикшерү белән чыктылар.

      Мөрәҗәгатьтә язылганнарның барысы да расланды – күпфатирлы йортның гомуми милеге тиешенчә карап тотылмый. Аерым алганда: канализация агынтыларыннан пычрак, үзәк җылыту торбаларының җылылык изоляциясе төзексез, подъезддагы стеналарда буяулар купкан, идәндә  плиткалар ватык, электр калканнары ачык, тамбур ишекләре ябылмый һәм лифтлар коточкыч хәлдә.

      «Первый поселок» ИК ҖЧҖ башлыгы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, җәза – 25000 сум күләмендә штраф. 

     Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Торак инспекциясенә интернет-кабул итү аша әлеге сылтама буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: https://gji.tatarstan.ru/priem.htm. Барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең имзалары белән күмәк мөрәҗәгатьне файл итеп теркәргә мөмкин.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International