Хокук бозуларны бетерү өчен 1 ай вакыт

2024 елның 28 июне, җомга

    Тукай районында капиталь ремонт барышында хокук бозулар күбәйгән. Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре Комсомолец поселогында Яр буе урамы буенча 16 нчы йортта эшләр барышын тикшерү максаты белән урынга чыктылар.

     Инспекторлар ачыклаганча:

- фасад һәм түбә ремонты техник заказчы, әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешма белән килешенгән расланган проект документациясесез алып барыла;

- фасадны штукатурлау өчен нигез әзерләү, нигезне декоратив штукатурлау өчен тигезләү буенча сыйфатсыз эш башкарылган, җылыткыч тигез түгел, өслегендщ күпереп торган урыннар бар;

- тәрәзәләрдә янтыклар штукатуркасы почмакларсыз, бушлыклар белән ясалган;

- түбә ремонтлау вакытында эшләр бозылган.

    Түбәсен май аенда алып ташлаганнар, полиэтилен белән каплап куйганнар да, бер айга онытканнар. Яңгыр вакытында өске каттагы һәм кайбер аскы кат фатирларын су баскан.

   «ТР торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО карата агымдагы елның 24 июленә кадәр барлык хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

                  

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International