Йортларны капиталь ремонтлауны тикшерү нәтиҗәләре

2024 елның 28 июне, җомга

    Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә 5 районда һәм Чаллы шәһәрендә капиталь ремонт барышындагы бозуларны ачыклады.

     Төп бозулар куркынычсызлык техникасын үтәмәүгә бәйле. Бөгелмә, Буа һәм Тукай районында – биш объектта төзүчеләрнең шәхси саклану чаралары (монтаж билбаулары, куркынычсызлык трослары, каскалары) юк, төзелеш баскычлары җиргә беркетелмәгән, конструкцияләр үзләре дә тотрыклы түгел. 

    Чистай һәм Тукай районында 6 йорт янындагы төзелеш баскычлары газүткәргечкә беркетелгән. Түбән Камада подрядчының Гагарин урамы, 41А йорт адресы буенча биеклектә эшләүгә рөхсәт ителгән вакыты беткән һәм эшчеләрнең исемлеге юк.

Чаллы шәһәрендә Ак.Рубаненко урамы, 5 йорт, Кол Гали бульвары, 7 йорт, Сарман тракты урамы, 50/11 йорт, Сарман тракты урамы, 60 йорт адреслары буенча чүп-чарны түбәдә җыеп баралар.

  Эшләрнең сыйфатын бозу очраклары да бар. Мәсәлән, Түбән Камада Гагарин урамындагы 41 а йортында түбә начар каплана: тигезләүче штукатуркасы юк, ә рулон материал астында җыерчыклар һәм һава тулып торган урыннар калган. Тукай районында Комсомолец бистәсендә, Яр буе урамы, 16 йорт адресы буенча түбәдәге тишекне полиэтилен белән каплаганнар. Бу хәл фатир хуҗаларын 16 июньдә булган су басудан коткармаган – барлык өске һәм өлешчә аскы катларны су баскан. Түбәне май аенда сүткәннәр, төзелеш материаллары шуннан бирле китерелмәгән.

       Барлык ачыкланган фактлар буенча закон бозуларны тиз арада бетерү кирәклеге буенча эш заказчыларына хатлар җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International