ТР ДТИ тарафыннан, иҗтимагый фикер алышу өчен, 2023 елда күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга төбәк дәүләт лицензия контроле өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре турында доклад проекты урнаштырылды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

2023 елның 19 февраленнән 26 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 2023 елда күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга төбәк дәүләт лицензия контроле өлкәсендәге хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре турында доклад проекты буенча ачык фикер алышу үткәрелә (алга таба – доклад проекты).

Доклад проекты «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 47 статьясы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга төбәк дәүләт лицензия контроле турында нигезләмә раслау хакында»  2021 елның 30 сентябрендәге 939 номерлы карарының 20 пункты нигезендә төзелгән һәм ТР ДТИ сайтында «Лицензия контроленең хокук куллану практикасын гомумиләштерү һәм анализлау» бүлегендә «КФЙ идарәсе буенча эшкуарлык эшчәнлегенең төбәк дәүләт лицензия контроле»нең «Мәҗбүри таләпләрне бозуны профилактикалау» өлешендә урнаштырылган.

Доклад проекты буенча тәкъдимнәр электрон адреска кабул ителә: tatgi@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International