Тыгин Александр Васильевич Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 26 гыйнварындагы Указы белән Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Тыгин Александр Васильевич Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 26 гыйнварындагы Указы белән Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы ведомство коллективына ТР ДТИ яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе бинасында узды.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ТР ДТИ элеккеге башлыгы Сергей Аркадьевич Крайновның эшен югары бәяләде һәм республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены медале белән бүләкләде.

2008 елдан башлап ТР ДТИ җитәкчесе булган Сергей Аркадьевич Крайнов, тәҗрибәле һәм грамоталы җитәкче, үз эшенең профессионалы.

ТР ДТИ хезмәткәрләре Сергей Аркадьевичка зур рәхмәт белдерәләр.

Сергей Аркадьевич искиткеч җитәкче һәм искиткеч шәхес. Һәрвакыт эшкә җаваплы караш күрсәтте, мөрәҗәгать иткән гражданинның һәр проблемасы өчен җан атты, катлаулы һәм матавыклы хәлләрне үз хәл итә иде. Гражданнарның күп кенә мәсьәләләре ул җитәкчелек иткән чорда чорында уңай хәл ителде.

ТР ДТИ эшенә керткән өлеше, хезмәткәрләргә һәм аларның катлаулы хезмәтенә хөрмәт күрсәткәне өчен зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International