Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2023 елда торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле буенча эшчәнлеге «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль законны, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, №336 карарын үтәү кысаларында гамәлгә ашырылды .

         Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Түбән Кама РТИ белән килешенгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2023 елда Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы 2 оешмага карата планлы тикшерүләре үткәрелде, болар: «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ һәм «Афанасово» ТКХ ИК ҖЧҖ.

         Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча 119 планнан тыш тикшерү үткәрелде, шул исәптән: күчмә тикшерүләр – 12, документаль тикшерүләр – 12, инспекция визитлары– 95.

        Үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәләре буенча:

- 124 тикшерү акты төзелде;

- 121 күрсәтмә бирелде; 

- административ хокук бозулар турында 128 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 25, вазыйфаи затларга – 24,  физик затларга – 79.

- административ җаваплылыкка тарту турында 153 карар чыгарылды. 25 карар прокуратурадан килгән материалларны карау нәтиҗәләре буенча чыгарылды;

- барлыгы 1 473 500 сумлык штрафлар салынды, шул исәптән юридик затларга – 543 000 сум, вазыйфаи затларга – 781 000 сум, физик затларга – 149 500 сум. 763 500 сумлык штрафлар түләнгән (карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штраф түләгәндә салынган штраф суммасының 50% исәпкә алып). Барлык штрафлар да закон нигезендә билгеләнгән срокларда вакытында түләнә.

         2023 елда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама РТИ күрсәтмәләре буенча гомумйорт мөлкәтен ремонтлау буенча 5231,07 мең сумлык эш башкарылды.

Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә чикләүләр кертелү сәбәпле, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы юридик затлар белән эшләүдә 2023 елда профилактика чараларын үткәрүгә аерым игътибар бирү дәвам иттерелде.

Идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә карата 25 профилактик визит үткәрелде: 7 – региональ лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында, 18 – региональ торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында.

Профилактик визитлар барышында юридик зат эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

         2023 елда идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм гомумйорт мөлкәтен карап тоту эшчәнлеген башкарганда норматив документларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 338 кисәтү кертелде.

         ТР ДТИ сайтында торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен тормышка ашыру буенча Түбән Кама РТИ эшчәнлеге турында даими мәгълүмат урнаштырылып барыла. 2022 елда барлыгы 48 мәгълүмати хәбәр урнаштырылды, идарәче оешмаларга консультация бирү буенча 21 чара үткәрелде.

477 контроль-күзәтчелек чарасы юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә үткәрелде, шуларның 315 – күчмә тикшерү кысаларында, 162 мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү кысаларында үткәрелде.

          2023 елда Түбән Кама РТИ тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча 866 мөрәҗәгать каралды. 805 мөрәҗәгать уңай хәл ителде. Карау нәтиҗәләре һәм кабул ителгән чаралар турында гариза бирүчеләргә билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителгән. Калган мөрәҗәгатьләрне карау Түбән Кама РТИ контролендә кала. Мөрәҗәгатьләрне карау срокларын бозуга юл куелмады.

          Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүнең нигезлелеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча яшәүчеләргә гомуми  1 394 151 сумлык түләү яңадан (алар файдасына) исәпләнде.

          Торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру буенча Түбән Кама РТИ бөтен эшчәнлеге «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» ДМС, ЕРКНМ һәм ТОР КНД системаларында алып барыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International