Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүе турында

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Южная урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләрнең Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы аша кергән, күпфатирлы йортта кайнар су белән тәэмин итүне чагыштырмача еш сүндерелүе  турындагы мөрәҗәгатен карады.

     Үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, әлеге адрес буенча кайнар суны сүндерү «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасы тарафыннан квартал эчендәге кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә ремонт эшләрен үткәрү зарурлыгы аркасында, аларның техник торышы канәгатьләнерлек булмавы сәбәпле башкарылган.

          Эшләрне башкаручы кулланучыга Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры китереп, кирәкле күләмдә һәм тиешле сыйфатта коммуналь хезмәтләр күрсәтергә тиеш.

          Коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән.

          Кайнар су белән тәэмин итү буенча инженер-техник тәэмин итүнең үзәкләштерелгән челтәрләрендә ел саен ремонтлау һәм профилактик эшләр башкару белән бәйле рәвештә кайнар су белән тәэмин итүдә өзеклек дәвамлылыгы 354 нче Кагыйдәләр нигезләмәләрен исәпкә алып, Россия Федерациясенең  техник җайга салу турындагы закон таләпләренә туры китереп гамәлгә ашырыла.

        354 нче Кагыйдәләрнең 1 нче кушымтасының 4 нче пунктына ярашлы рәвештә, кайнар һәм салкын суны бирүне туктатуның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы: 1 ай дәвамында 8 сәгать (барлыгы), берьюлы 4 сәгать, тупик магистральдә авария булганда – рәттән 24 сәгать.

        Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасы Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

        Күпфатирлы йортта кайнар су белән тәэмин итү торгызылган. Әлеге коммуналь хезмәт күрсәтүдә тәнәфеснең рөхсәт ителгән дәвамлылыгын арттырган өчен йортта яшәүчеләргә 16 882,69 сум күләмендә түләү яңадан (алар файдасына) исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International