Гражданнар өчен җылылык өчен түләү тәртибе турында мәгълүмат

2023 елның 22 декабре, җомга

Гражданнарның ягып җылыту өчен түләү исәпләүгә кагылышлы сорауларына бәйле рәвештә ТР ДТИ түбәндәгеләрне аңлата.

2023/2024 еллар ягып җылыту чорында җылылык өчен түләүнең артуы җылылык энергиясенә тариф белән бәйле түгел, чөнки ул 2023 елның 01 декабреннән үзгәрмәде. Ягып җылыту өчен түләүнең артуы исәп-хисап чорында тышкы һава температурасы төшү сәбәпле җылылык энергиясе куллану күләменең артуына бәйле.

Җылылык өчен түләү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре белән регламентлаштырылган.

Татарстан Республикасында ягып җылыту өчен түләү ягып җылыту чорында исәпләнергә тиеш.

Муниципаль берәмлектә ягып җылыту чорының башлану һәм тәмамлану датасы җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнә. Казан шәһәрендә 2023/2024 еллар ягып җылыту чоры 2023 елның 5 октябреннән башланды.

Ягып җылыту өчен түләү кулланучының бүлмәсенә туры килгән җылылык энергиясе һәм күпфатирлы йорттагы гомуми милек составына кергән бүлмәләргә туры килгән җылылык энергиясе бәясен үз эченә ала.

Милекчеләрнең (кулланучыларның) үз биналарыннан файдаланмавы мондый затларга ягып  җылыту өчен түләү хисаплау-хисапламауга йогынты ясамый.

Күпфатирлы йортның милекчеләре (кулланучылар) ягып җылыту элементларын үз белдеге белән сүндерергә, шулай ук фатир эчендәге җиһазларны көйләргә хокуклы түгел, нәтиҗәдә мондый кешеләрнең бинасында һава температурасы Цельсийның 12 градусыннан түбәнрәк булачак.

Ягып җылыту өчен түләү күпфатирлы йортта ягып җылытуга сарыф ителгән җылылык энергиясе күләменнән һәм күпфатирлы йортка җылылык энергиясе белән тәэмин итүче һәр тәэминатчы өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән җылылык энергиясенә тарифтан чыгып исәпләнә. Күрсәтелгән тарифлар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: kt.tatarstan.ru.

Җылылык энергиясе күләме җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә. Кайнар су әзерләү турыдан-туры күпфатирлы йортта башкарыла торган күпфатирлы йортларда җылылык энергиясе күләме җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы күрсәткечләреннән, югарыда күрсәтелгән кагыйдәләргә ярашлы рәвештә билгеләнә торган кайнар су әзерләүгә тотылган җылылык энергиясе күләменнән чыгып билгеләнгән җылылык энергиясенең гомуми күләменнән алу юлы белән билгеләнә.

Гомумйорт җылылык энергиясен исәпкә алу приборы булмаганда, ягып җылыту өчен түләү куллану нормативларыннан чыгып билгеләнә һәм, ягып җылыту чоры башлануга һәм тәмамлануга карамастан, сентябрьдән апрельгә кадәр исәпләнә.

Ягып җылыту буенча коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2012 елның 21 августындагы 132/о номерлы боерыгы белән расланган.

Күпфатирлы йортны җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы белән җиһазландырган очракта, календарь ай өчен ягып җылыту өчен түләү исәпләү кулланучының күпфатирлы йортта җылылык энергиясен куллану өчен 1 квадрат метрга туры килгән бинасыннан чыгып башкарыла, ул башкаручы тарафыннан айның 23-25 көннәрендә алына торган җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы күрсәткечләре буенча билгеләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, мәсәлән, декабрь өчен түләү документында күрсәтелгән җылылык өчен түләүне исәпләгәндә, җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы күрсәткечләреннән чыгып, календарь ай (декабрь) өчен түгел, ә календарь елның 23-25 ноябреннән 23-25 декабренә кадәр билгеләнгән исәпләү чоры өчен билгеләнгән җылылык энергиясе күләме исәпкә алына.

Хисап чорында тышкы һава температурасының түбәнәюе күпфатирлы йортта ягып җылыту өчен кулланылган җылылык энергиясе күләменең артуына һәм, шунлыктан, исәпләнгән календарь ай өчен ягып җылыту өчен түләүнең артуына китерә.

Җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы сафтан чыкканда, шул исәптән аны тикшерү вакыты тәмамлангач, ягып җылыту өчен түләү беренче өч айда җылылык энергиясен куллануның уртача айлык күләменнән чыгып исәпләнә, ул җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы күрсәткечләре буенча билгеләнә, өч ай узгач – куллану нормативлары буенча исәпләнә.

Кулланучының бинасын индивидуаль җылылык энергиясе приборы белән җиһазландырган очракта, күпфатирлы йортны гомумйорт җылылык энергиясен исәпкә алу приборы белән җиһазландыру  шарты белән, кулланучы бинасына туры килә торган җылылык өчен түләүнең состав өлешен исәпләү индивидуаль җылылык энергиясен исәпкә алу приборы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә.

Күпфатирлы йортта ягып җылыту чорында кулланучы бинасына туры килә торган җылылык энергиясенең исәп-хисап чоры өчен ягып җылытуга нульле күләм күрсәткеч буенча түләү хисаплау бары тик күпфатирлы йортка техник документация кулланучы бинасында җылыту приборлары булу каралмаган очракта яки җылылык энергиясенең индивидуаль чыганакларын урнаштыруны күздә тоткан кулланучы бинасын үзгәртеп кору мондый үзгәртеп коруга карата Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән үзгәртеп коруны уздыру вакытына гамәлдә булган таләпләр нигезендә гамәлгә ашырылган булса гына рөхсәт ителә.

Җылылык энергиясен исәпкә алуның индивидуаль приборы эшләми башласа, шул исәптән аны тикшерү вакыты тәмамлангач, ягып җылыту өчен түләү җылылык энергиясен ягып җылыту чоры өчен индивидуаль җылылык энергиясен исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча билгеләнгән уртача айлык җылылык энергиясен куллану күләменнән чыгып исәпләнә, әмма бер-бер артлы килгән 3 исәп-хисап чорыннан да күбрәк түгел.

Җылылык энергиясен исәпкә алуның индивидуаль приборы булмаган очракта, кулланучы бинасына туры килгән җылылык өчен түләүнең состав өлешен исәпләү җылылык энергиясен исәпкә алуның индивидуаль приборлары белән җиһазландырылган биналарда кулланылган уртача җылылык энергиясе күләменнән чыгып башкарыла.

Күпфатирлы йортның гомуми милке составына керүче биналарны ягып җылытуга туры килә торган җылылык энергиясе күләме ягып җылытуга күпфатирлы йортта кулланылган җылылык энергиясе күләменнән күпфатирлы йорттагы милекчеләрнең биналарына туры килә торган җылылык энергиясе күләмен алу юлы белән билгеләнә. Калган җылылык энергиясе күләме күпфатирлы йортның гомуми милке составына керүче биналарны ягып җылытуга җылылык энергиясе күләме дип санала, күпфатирлы йорт биналарының барлык милекчеләренә биләгән биналарның мәйданына пропорциональ рәвештә бүленә һәм ягып җылыту өчен түләү составында түләттерелә.

Ягып җылыту өчен исәпләнгән түләү күләменә кагылышлы сораулар булган очракта, кулланучы күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә хокуклы, шул ук вакытта кулланучы җылылык буенча түләү исәпләгәндә әлеге оешма тарафыннан кулланылган зурлыкны раслаучы документлар белән танышырга хокуклы.

Югарыда күрсәтелгән норматив хокукый актлар ачык файдалана алырлык итеп урнаштырылган, алар белән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International