Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләгәндә кулланучы хокукларын бозу турында

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

          Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 96 нчы номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең фатир буенча «электр белән тәэмин итү» коммуналь хезмәте өчен түләүне арттырып исәпләү һәм янәшәдәге фатир буенча электр белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләмәү турындагы мөрәҗәгате каралды.

          Тикшерүләр күрсәткәнчә, гариза бирүченең фатиры буенча түләү норматив документлар таләпләренә туры китереп башкарыла, электр белән тәэмин итү системасына читтән тоташулар ачыкланмады. Күрше фатирда озак вакыт дәвамында электр белән тәэмин итү өчен түләүләр исәпләнмәү факты расланды. Әлеге торак бинада башка коммуналь ресурсларны куллану һәм аларны куллану өчен түләү булуы турында белешмә теркәлгән, бу исә фатир хуҗаларының биредә яшәвен һәм коммуналь хезмәтләрдән файдалануын күрсәтә, бу шулай ук күршеләр тарафыннан да расланды.

          Россия Федерациясе Торак кодексының 153 статьясы торак бина хуҗасының торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү бурычын билгели.

            Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең (алга таба – №354 кагыйдәләр) 59 пункты нигезендә кулланучыга, индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләрен тапшырмаган очракта, коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләү индивидуаль яисә гомуми (фатир) исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча кимендә 6 ай эчендә билгеләнгән кулланучы тарафыннан коммуналь ресурсны куллануның уртача айлык күләменнән чыгып билгеләнә, ә исәпкә алу приборының эшләү вакыты 6 айдан кимрәк булса, исәпләү приборы эшенең факттагы чоры өчен – 3 айдан да ким түгел. 

          Кулланучы 6 ай рәттән индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләрен тапшыру бурычын үтәмәсә, №354 кагыйдәләрнең 84 нче пункты нигезендә хезмәтләрне башкаручы күрсәтелгән 6 айлык срок яки коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы нигезләмәне үз эченә алган шартнамәдә һәм (яисә) күпфатирлы йортта бина милекчеләренең гомуми җыелышы карарларында билгеләнгән башка срок тәмамланганнан соң 15 көннән дә соңга калмыйча, тикшерү үткәрергә һәм индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләрен алырга тиеш.

          Тикшерү күрсәткәнчә, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан әлеге тикшерүләр үткәрелмәгән.

          Ачыкланган хокук бозулар буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

          Түбән Кама РТИ күрсәтмәсе буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан билгеләнгән тәртиптә электр белән тәэмин итүне исәпкә алуның индивидуаль приборларының эш торышы тикшерелгән, милек хокукы барлыкка килгәннән бирле электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен 3705,62 сум күләмендә өстәмә түләү исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International