Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2023 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмалары эшчәнлегенә лицензия контроле буенча Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Түбән Кама РТИ) эшчәнлеге «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законны,  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарын үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килешенгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2023 елның 3 кварталында 2 идарәче компаниягә карата 2 планлы тикшерү үткәрелде: «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ һәм «Афанасово» ТКХ ИК ҖЧҖ, гомуми мәйданы 139 233 кв.м. булган 22 күпфатирлы йортның техник торышына уздырылды, гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозуның 173 очрагы ачыкланды.

Түбән Кама РТИ тарафыннан 2023 елның 9 аенда гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча:

- юридик затлар белән хезмәттәшлек итү буенча 75 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде (тормышка һәм сәламәтлеккә зыян китерү куркынычын тудыручы, шулай ук гражданнарның хокукларын бозучы хокук бозулар ачыкланган очракта), шул исәптән инспекция визиты – 54, документаль тикшерү – 9, күчмә тикшерү – 12.

- юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 169 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде, шул исәптән күчмә тикшерү кысаларында – 126, мәҗбүри таләпләр үтәлешен күзәтү кысаларында – 43.

Барлыгы 252 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре – 165, торак биналардан файдалану кагыйдәләре – 65, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы – 18.

Юридик затлар белән эшләүдә планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә чикләүләр кертү белән бәйле рәвештә, профилактик чараларны үтәүгә, шул исәптән профилактик визитлар үткәрүгә, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан итүгә, юридик затларга мәгълүмат бирү һәм консультация бирүгә аерым игътибар бирелүен дәвам иттерелде.

2023 елның 9 аенда Түбән Кама  районара торак инспекциясе тарафыннан 13 профилактик визит үткәрелде: 4 – төбәк лицензия контроле кысаларында идарәче компанияләргә карата, 9 – төбәк торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында торак милекчеләре ширкәтенә карата.

Профилактик визитлар барышында юридик зат эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Күрсәтелгән чорда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау, хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү һәм аларны алга таба булдырмау турында 249 кисәтү кертелде.

ТР ДТИ сайтында торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен тормышка ашыру буенча Түбән Кама РТИ эшчәнлеге турында даими мәгълүмат урнаштырылып барыла. 2023 елның 9 аенда 34 мәгълүмат хәбәре урнаштырылды.

2023 елның 9 аенда үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәргәндә ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә 73 күрсәтмә бирелде, административ җәза билгеләү турында 113 карар чыгарылды (шуларның 18е – прокуратура карарлары буенча), шул исәптән юридик затларга – 18, вазыйфаи затларга – 30, физик затларга – 65, шуларның 14е – кисәтүләр, штраф салу турында – 99. Барлыгы 971 500 сум күләмендә штраф белдерелде, 529 500 сум штраф түләнгән (карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штраф түләгәндә салынган штраф суммасының 50%  исәпкә алып).

Барлык штрафлар да закон нигезендә билгеләнгән срокларда вакытында түләнә.

2023 елның 9 аенда Түбән Кама РТИ тарафыннан РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләрендә төзелгән 216 административ материал каралды, административ җәза билгеләү турында 216 карар чыгарылды, гомуми суммасы 108 000 сумга штраф салынды, бозучылар тарафыннан штрафларның 16 750 сумы түләнде.

Штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 173 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

2023 елның 9 аенда Түбән Кама РТИ торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча 559 мөрәҗәгать керде. Алынган мөрәҗәгатьләрнең 492 каралды, уңай хәл ителде, калганнарын карау ТКРТИ контролендә кала. Мөрәҗәгатьләрне карау срокларын бозуга юл куелмады.

Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүнең нигезлелеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча яшәүчеләргә гомуми  756 693,55 сумлык түләү яңадан (алар файдасына) исәпләнде.

2023 елның 1 ярты елында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында күрсәтмәләр һәм кисәтүләр буенча 3 762 390 мең сумлык гомумйорт мөлкәтен ремонтлау буенча эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International