2017 елның 1 июленнән башлап, идарәче компания һәм күп фатирлы йортларда бина хуҗалары арасында үзара хезмәттәшлекне җиңеләйтү максатыннан, ТКХ ДМС системасы кертелде.
Шәхси кабинетка РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язуы аша яисә теркәү тәрәзәсе аша кергәч, ТКХ ДМС системасы милекчеләргә тиз арада, өстәмә шалтыратуларсыз һәм идарәче компаниягә бармыйча гына, турыдан-туры өйдән торып, идарәче компания турында да, идарә итү килешүе турында да, күпфатирлы йортны карап тоту буенча хезмәтләр һәм эшләр исемлеге; милекчеләрнең гомуми җыелышлары; капиталь ремонт фонды; күпфатирлы йорт советы; ресурслар чыгымнары турында; исәпләүләр һәм түләүләр, бурычлар һәм аны түләү мөмкинлекләре турында; субсидияләр, ташламалар һәм тарифлар турында да зур күләмдә мәгълүмат алырга тәкъдим итә
Шикаятьләрне, мөрәҗәгатьләрне, сорауларны идарәче компаниягә йортта яшәүчеләр шулай ук ТКХ ДМС системасы аша җибәрә һәм шәхси кабинетта җавап ала; исәпкә алу җиһазлары күрсәтмәләрен читтән торып тапшыра; милекчеләрнең гомуми җыелышында тавыш бирү булдыра, тавыш бирү нәтиҗәләре белән таныша һәм гомуми җыелышларның беркетмәләрен карый ала.
ТКХ ДМС системасы мөрәҗәгатьне автомат рәвештә терки һәм шунда ук адресатка җиткерә. Шунысы мөһим, система шәхси кабинетта мөрәҗәгатьнең статусын күзәтергә мөмкинлек бирә. Резидентка почта аша җибәрелгән хат турында борчылырга яки идарәче компания офисына барырга яки шалтыратырга кирәк түгел.