Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен бозган өчен административ җаваплылык

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән.

354 номерлы Кагыйдәләрнең 31 пункты нигезендә башкаручы кулланучыга коммуналь хезмәтләрне Россия Федерациясе законнары, 354 номерлы Кагыйдәләр һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында нигезләмәне үз эченә алган шартнамә таләпләре нигезендә аның өчен кирәкле күләмдә һәм тиешле сыйфатта күрсәтергә тиеш.

Кайнар су белән тәэмин итү буенча инженер-техник тәэмин итүнең үзәкләштерелгән челтәрләрендә ел саен ремонтлау һәм профилактик эшләр башкару белән бәйле рәвештә кайнар су белән тәэмин итүдә өзеклек дәвамлылыгы 354 нче Кагыйдәләрнең IX бүлеге нигезләмәләрен исәпкә алып, Россия Федерациясенең  техник җайга салу турындагы закон таләпләренә туры китереп гамәлгә ашырыла.

354 нче Кагыйдәләргә 1 нче кушымтаның 4 нче пунктына ярашлы рәвештә, планнан тыш ремонт эшләрен башкарганда кайнар су бирүне туктатуның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы: 8 сәгать (барлыгы) – 1 ай дәвамында, 4 сәгать – берьюлы, тупик магистральдә авария булганда – 24 сәгать рәттән.

Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектындагы 43нче күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең кайнар су белән тәэмин итүнең озак вакыт булмавы турындагы мөрәҗәгатен Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан карау барышында норматив документларда билгеләнгән кайнар су бирүне туктатуның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы шактый артып киткәнлеге ачыкланды.

Үткәрелгән документаль тикшерү нәтиҗәләре буенча «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ ресурслар белән тәэмин итү оешмасы инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды. Күпфатирлы йортта яшәүчеләргә кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүне җиткермәгәне өчен 47 735,51 сум күләмендә түләү яңадан исәпләнгән.

Мөрәҗәгатьне караган вакытта йортта кайнар су белән тәэмин итү торгызылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International