Бөгелмә районара торак инспекциясенә Бөгелмә районы, Карабаш штп., Ленин урамы, 15нче йорт адресы буенча яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итү уңаеннан, торак урынны санкцияләнмәгән рәвештә яңадан планлаштыру мәсьәләсе буенча планнан тыш инспекция визиты үткәрелде. Әлеге күпфатирлы йортның фатирында Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозулар ачыкланды, атап әйткәндә: торак биналар үз белдеге белән үзгәртеп планлаштырылган (кухня белән торак бүлмә арасындагы стена сүтелгән). Ленин урамындагы 15нче номерлы күпфатирлы йортның фатир хуҗасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексның 7.21 статьясындагы 2нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, административ штраф салынды.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясына таянып, торак фондын саклап калу максатларында Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү буенча кирәкле чаралар күрү өчен хат җибәрелде.