Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2023 елның 1 ярты елында торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле буенча эшчәнлеге «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль законны, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, №336 карарын үтәү кысаларында гамәлгә ашырылды .
2023 елның 1 ярты елында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче юридик затларга карата планлы тикшерүләр үткәрелмәде.
Түбән Кама РТИ тарафыннан 2023 елның 1 яртыеллыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча:
- юридик затлар белән хезмәттәшлек итү буенча 37 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде (тормышка һәм сәламәтлеккә зыян китерү куркынычын тудыручы, шулай ук гражданнарның хокукларын бозучы хокук бозулар ачыкланган очракта), шул исәптән инспекция визиты – 19, документаль тикшерү – 9, күчмә тикшерү – 9.
- юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 243 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде, шул исәптән күчмә тикшерү кысаларында – 184, мәҗбүри таләпләр үтәлешен күзәтү кысаларында – 59.
Юридик затлар белән эшләүдә планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә чикләүләр кертү белән бәйле рәвештә, профилактик чараларны үтәүгә, шул исәптән профилактик визитлар үткәрүгә, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан итүгә, юридик затларга мәгълүмат бирү һәм консультация бирүгә аерым игътибар бирелүен дәвам иттерелде.
2023 елның 1 ярты елында Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан 8 профилактик визит үткәрелде: 2 – төбәк лицензия контроле кысаларында идарәче компанияләргә карата, 6 – төбәк торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында торак милекчеләре ширкәтенә карата.
Профилактик визитлар барышында юридик зат эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
2023 елның 1 ярты елында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау, хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү һәм аларны алга таба да булдырмау турында 185 кисәтү кертелде.
ТР ДТИ сайтында торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен тормышка ашыру буенча Түбән Кама РТИ эшчәнлеге турында даими мәгълүмат урнаштырылып барыла. 2023 елның 1 яртыеллыгында барлыгы 23 мәгълүмати хәбәр урнаштырылды.
2023 елның 1 яртыеллыгында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча Түбән Кама РТИ тарафыннан административ җәза билгеләү турында 259 карар чыгарылды, шул исәптән юридик затларга – 9, вазыйфаи затларга – 25, физик затларга – 225, шулар арасында кисәтүләр – 13, штраф салу турында – 246. Барлыгы 679 000 сум күләмендә штраф белдерелде, 272 300 сум штраф түләнгән (карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штраф түләгәндә салынган штраф суммасының 50% исәпкә алып).
Барлык штрафлар да закон нигезендә билгеләнгән срокларда вакытында түләнә.
1 яртыеллыкта Түбән Кама РТИ 311 гражданинның торак фондын тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр алынды. Алынган мөрәҗәгатьләрнең 189ы каралды, уңай хәл ителде, калганнарын карау ТКРТИ контролендә кала. Мөрәҗәгатьләрне карау срокларын бозуга юл куелмады.
Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүнең нигезлелеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча яшәүчеләргә гомуми 573 588,57 сумлык түләү яңадан (алар файдасына) исәпләнде.
2023 елның 1 ярты елында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында күрсәтмәләр һәм кисәтүләр буенча 1 786,17 мең сумлык гомумйорт мөлкәтен ремонтлау буенча эшләр башкарылды