Подвал бүлмәсен су басуы турында

2023 елның 12 мае, җомга

           «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 56 статьясындагы 2 пунктына ярашлы рәвештә, Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан  Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамындагы 8 нче йортта яшәүченең подвал бүлмәсен канализация агынтылары белән вакыт-вакыт су басуга карата мөрәҗәгате каралды.

 Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән планнан тыш тикшерү барышында гомумйорт мөлкәтен тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозулар ачыкланды, атап әйткәндә: подвал бүлмәсендә канализация системасы элементларының утырулары һәм контравышлыкларының булуы, торбаүткәргечләрнең герметиклыгы бозылу, подвалны санитар эшкәртү (дератизацияләү, дезинфекцияләү) эшләренең үз вакытында

башкарылмавы.

           Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру» 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. 

           «ПЖКХ-17» ИК адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында юлланган кисәтүләр буенча ачыкланган барлык хокук бозулар бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International