Икеайлык үткәрү турында

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында 2023 елның 14 мартындагы 625-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында йорт яны территорияләрен санитар карап тоту һәм төзекләндерү предметына сайланма тикшерүләр уздырыла.

 

       2023 елның 4 маена 444 йорт яны территориясе тикшерелде. Йорт яны территорияләрен карап тотуда ачыкланган бозулар буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга йорт яны территорияләрен тотуда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 8 кисәтү кертелде.  Кисәтүләрнең үтәлеше Бөгелмә РТИ контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International