РФ Хөкүмәтенең 03.02.2022 ел, №92 карары таләпләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 февралендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында Чистай районара торак инспекциясе башлыгы И.А.Иванова күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә идарәче компанияләр, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәнең төп темасы – идарәче оешмалар тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 03.02.2022 ел, №92 карары (алга таба – №92 карар) үз көченә керүгә бәйле рәвештә йөкләнгән яңа закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре, аерым алганда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.08.2006 ел, №491 карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту кагыйдәләренә (алга таба – № 491 кагыйдәләр) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә (алга таба – № 354 кагыйдәләр) үзгәрешләр кертелгән.

Югарыда күрсәтелгән норматив актларга кертелгән аерым үзгәрешләр күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне кулланганда һәм карап тотуда кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен түләү исәпләүгә, гомуми мөлкәтне тоту максатларында ташландык суларны агызуга кагыла.

№354 кагыйдәләр буенча, күпфатирлы йорт эчендә ташландык суларны чыгаруны тәэмин итә торган инженерлык системалары булган очракта, гомуми мөлкәтне карап тоту максатларында ташландык суларны агызган өчен түләү күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә (файдаланучыларга) күчерелергә тиеш. Шулай ук күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар календарь елының 1 кварталында гомумйорт мөлкәтен кулланганда һәм карап тотканда кулланылган коммуналь ресурслар, гомумйорт мөлкәтен карап тоту максатларында ташландык суларны агызу өчен түләүләрне тиешле коммуналь ресурсны исәпкә алу буенча гомумйорт (коллектив) исәпкә алу приборы күрсәткечләреннән чыгып, яңадан исәпләргә тиеш. Мондый яңадан исәпләү күп очракта гражданнарга мондый коммуналь ресурслар, агызылган ташландык су өчен өстәп исәпләнгән түләүләргә китерәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә идарәче компанияләр вәкилләренә РФ Торак кодексының 156 ст. 9.2 өлеше нигезендә мондый коммуналь ресурсларга, ташландык суларны агызу өчен ай саен гомумйорт (коллектив) исәпкә алу приборлары күрсәткечләреннән чыгып түләү исәпләү турында карар кабул итү өчен, күпфатирлы йортларда милекчеләрнең гомуми җыелышларын уздыру мөмкинлеге турында тагын бер кат аңлатып үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International