2020 елның 12 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты буенча 661 мөрәҗәгать алынды. 2019 елның шул ук чорында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә 980 мөрәҗәгать алынган иде.
293 мөрәҗәгать Түбән Кама зонасы торак инспекциясе турыдан-туры килде, 368 мөрәҗәгать ТР Дәүләт торак инспекциясеннән җибәрелде. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының Интернет-кабул итү системалары аша Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә 85 мөрәҗәгать алынды. ТКХ мәсьәләләре буенча 60 кеше Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан шәхсән кабул ителде.
2020 елда алынган мөрәҗәгатьләр саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 33% кимеде, бу яңа коронавирус инфекциясе таралу һәм «2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләренең 7 пунктына үзгәреш кертү хакында» 03.04.2020 ел, № 438 РФ Хөкүмәте карары кабул ителүгә бәйле булды, документ нигезендә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында үзләренә карата «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»гы 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре кулланыла торган юридик затларга карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр 2020 елның 3 апреленнән соң уздырылмады.
Шуңа бәйле рәвештә, әлеге датадан соң, инспекция тарафыннан гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү планнан тыш тикшерүләр үткәрмичә генә гамәлгә ашырылды. Мөрәҗәгать итүчеләрдән алына торган мәгълүмат һәм юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә инспекция тарафыннан тикшерүләр үткәрү нигезендә, идарәче оешмалар адресына гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлау һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелде. 2020 елның 12 ае эчендә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына инспекция тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 395 кисәтү кертелде.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрендә куелган барлык темалар арасында төп урынны гомуми йорт милкен карап тоту (36%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау (35%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты (20%) белән бәйле сораулар алып торды.
2019 ел белән чагыштырганда торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны кимеде. Шул ук вакытта ТКХ өчен түләүләр исәпләүнең нигезле булуына, аерым алганда, каты коммуналь калдыклар белән эш иткән өчен түләү исәпләүнең нигезле булу-булмавына кагылышлы мөрәҗәгатьләр артты: 2019 елда 14 булса, 2020 елда алар саны 55 булды. Каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрдә булган төп мәсьәлә – торак йортта теркәлгән кеше булмаса да, түләү исәпләүнең нигезле булу-булмавы.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән. Инспекция тарафыннан шул хакта аңлатмалар җиткерелде. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәткә түләү күләме торак урынында даими һәм вакытлыча яшәүчеләр саныннан чыгып, 354 номерлы кагыйдәләр нигезендә исәпләнә. Торак йортта даими һәм вакытлыча яшәүче гражданнар булмаганда, коммуналь хезмәт күләме мондый бина милекчеләре санына карап исәпләнә.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан 2020 елда идарәче оешмалар адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 39 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан 116 500 сумлык административ штраф салынды, 162 309,19 сум күләмендә түләүләр яңадан исәпләттерелде (кире кайтарылды).