Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Түбән Кама шәһәре, Студентлар урамы, 9 нчы йорт, 110 нчы фатир адресында яшәүченең кайнар, салкын су белән тәэмин итү, электр энергиясе белән тәэмин итү коммуналь хезмәтләре өчен түләү исәпләүнең нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Күпфатирлы йортта (элеккеге тулай торакта), техник паспорт нигезендә гомуми файдаланудагы урыннар: кухнялар, санитар бүлмәләр (бәдрәф, душ бүлмәләре), ярдәмче бүлмәләр (киптерү урыннары) бар.
Торак урынында коммуналь ресурсларны исәпкә алуның индивидуаль приборлары булу-булмавы турында мәгълүматлар булмау сәбәпле, түләү исәпләү яшәүчеләр саны буенча норматив кулланудан чыгып башкарылган.
110 номерлы фатир милекчесе тарафыннан идарәче компаниягә, коммуналь ресурсларны исәпкә алуның индивидуаль приборларын урнаштырып, бинаны яңадан планлаштыру һәм яңадан җиһазландыру буенча башкарылган эшләрнең дөреслеген раслаучы документлар тапшырылуын исәпкә алып, 2020 елның ноябрендә 110 номерлы фатирда коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча башкарылган, узган чор өчен түләүләр яңача исәпләнгән.
Мөрәҗәгать итүче фатирында коммуналь хезмәтләр өчен түләү төзәтеп хисаплау суммасы 1 826,79 сум тәшкил итә.